news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчектән рогаликлар рецепты

news_top
Эремчектән рогаликлар рецепты
Фото: © Рания Кашшапова

Казан шәһәрендә яшәүче Рания Кашшапова эремчектән рогаликлар әзерләгән. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 5 процентлы ике кап эремчек, 100 гр шикәр (5 аш кашыгы), 100 мл сыек май (6 аш кашыгы), 100 мл сөт (5-6 аш кашыгы), 1 кап ваниль шикәре, 1 кап көпшәкләндергеч, 450-500 г он.

Әзерләү тәртибе: онны иләргә, барлык ингредиентларны да кушып, камыр әзерләргә. 30-60 минутка суыткычка куеп торырга.

Камырны тигез өлешләргә бүлергә һәм рогаликлар ясарга. Өстенә шикәр сибәргә. Духовканы 180 градуска кадәр җылытырга. Рогаликларны 15-20 минут пешерергә.

Тәмле булсын!

Фото: © Рания Кашшапова

Фото: © Рания Кашшапова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар