news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле запеканка рецепты

news_top
Эремчекле запеканка рецепты
https://vk.com/rakhmatullinag

«Пирогтан файдалырак, чизкейктан арзанлырак булган, ә сырниклардан мең мәртәбә тәмлерәк килеп чыга торган вариантны - эремчекле запеканка тәкъдим итәм», дип яза социаль челтәрдә Гөлүсә Рәхмәтуллина.

Эремчекле запеканка өчен: 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 1 кап ванилин, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы манный ярмасы, йөзем җимеше.

Эремчекне блендер белән издергәч, калган кушылмаларны (җимештән кала) салып миксерда болгатырга. Шулай итсәң күпереп пешә.

Запеканка сүрән утта (140 градус чамасы) 40-50 минут пешә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар