news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле шарчыклар рецепты

news_top
Эремчекле шарчыклар рецепты
Фото: Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә эремчекле шарчыклар рецепты белән уртаклаша.

Ингредиентлар: 500 грамм эремчек, 5 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы сода, 1-1,5 стакан он.

Барысын бергә салырга, бер төрле масса булганчы миксер белән 3 минут болгатырга. Аннары он өстәргә. Камыр тыгыз да, артык сыек та булырга тиеш түгел. Бал кашыгы белән алып, шарчыкларлар ясарга һәм кызган майда сүрән утта пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар