news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле-күрәгәле пирог рецепты

news_top
Эремчекле-күрәгәле пирог рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Рәмзия Вәлиевадан эремчекле-күрәгәле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 170 грамм атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы каймак, 2 йомырка, 1 кап көпшәкләндергеч, 400 грамм он кирәк була.

Ике эчлек әзерләргә – беренчесе өчен 400 грамм эремчек, 2 йомырка, шикәр комы, ванилинны яхшылап болгатырга, ә икенчесе иттарткычтан чыгарылган күрәгәгә шикәр комы, әстерхан чикләвеген ваклап салырга.

Табаны майларга, камырны юка итеп җәяргә, беренче кат итеп күрәгә эчлеген салырга, аннары – эремчек эчлеге. Пирог өстенә, юка итеп кисеп, киви һәм әфлисун куярга була.

180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут пешерергә.

«Бик тәмле һәм матур пирог була», – дип белдерә блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар