Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле конвертлар рецепты

news_top_970_100
Эремчекле конвертлар рецепты
Ләйсән Вәлиева фотосы

Ачы камырдан пешерелә торган татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен кирәк: 200 мл җылы сөт, 7-10 г коры чүпрә (чи чүпрә булса – 20 г), 70 г шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 1 йомырка һәм 1 йомырка сарысы (эчлек әзерләгәннән калган), 40 мл көнбагыш мае, 350-450 г тирәсе он.

Эчлек өчен кирәк: 500 г эремчек, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 90 г тирәсе шикәр комы, бер чеметем тоз һәм ванилин, ярты лимон согы һәм кыргычта кырылган кабыгы (сарысы), 60 г йөзем, 1 йомырка агы.

Иң элек ачы камыр басарга һәм, өстен каплап, 1 сәгать кабартырга.

Эчлек ясау өчен рецептта күрсәтелгән йомырка һәм шикәр комыннан кала барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга (блендер белән вакларга була). Аннары 1 йомырка агына бер чеметем тоз һәм шикәр комы салып, миксер ярдәмендә яхшылап күпертергә. Соңыннан бу күпертелгән йомырка агын эремчекле массага кушып, акрын гына болгатырга.

Кабарган камырны 3-4 миллиметр калынлыкта җәяргә. Шакмаклар кисәргә (якынча 20 шакмак чыга). Һәр шакмак уртасына 1 аш кашыгы эчлек салырга һәм камырның дүрт як очын да уртага таба күтәртеп, бер-берсенә ябыштырырга. Майлы яки пергамент кәгазе җәелгән табага тезгәч, камыр бераз кабарсын өчен, 20 минут тирәсе җылы урында тотарга.

Табаны газ миченә куйганчы, 1 йомырка сарысына 1 аш кашыгы сөт салып бутап, камыр өсләрен буяп чыгарга.

Эремчекле конвертлар 180 градуска кадәр кызган газ мичендә, кызарганчы, 20 минут пешә. Мичтән алгач һәм суынгач, өсләренә шикәр оны сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100