Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле камырдан пицца рецепты

news_top_970_100
Эремчекле камырдан пицца рецепты
Фото: Гөлназ Исхакова

Пиццаны төрлечә ясалган камырдан пешерергә мөмкин. Мәсәлән, эремчекле камырдан әзерләнгән пиццалар тәмле була. Ул бик тиз пешә.

Камыр өчен кирәк: 2 йомырка, 150 грамм эремчек, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз, 1 кечкенә каптагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 300 грамм он.

Камыр басарга, аны 8 өлешкә бүләргә һәм шарчыклар әвәләп, 30 минутка суыткычка куярга.

Аннары салкын камырларны түгәрәк итеп җәяргә. Өсләренә кем нәрсә ярата яисә өйдә нәрсә бар – шуны салырга була: мәсәлән, нәзек итеп туралган колбаса, ит, маринадланган гөмбә һ.б. Соңыннан угычта уылган сыр сибәргә.

Мичкә куяр алдыннан бу пиццаның нәкъ уртасына бытбылдык йомыркасы сытып салсаң, тагын да тәмлерәк һәм матуррак булачак.

Газ мичендә 200 градуста 20 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100