
Кабартмаларның эченә җиләк-җимеш яки шоколад салып пешерергә мөмкин.
Камыр өчен кирәк: 500 г эремчек, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 120 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).
Рецептта күрсәтелгән ингредиентларны бергә кушып болгатырга. Куна тактасына он сибеп, йомшак кына камыр басарга. Камырны зур булмаган кисәкләргә бүлеп, алардан шарчыклар әвәләргә. Кайберсенең эченә җиләк-җимеш, кайнатылган куертылган сөт яки шоколад салып калдырырга була.
Эремчекле камырдан ясалган әлеге кабартмаларны күп итеп көнбагыш мае салынган табада, акрын утта кызартып пешерергә.
Суынгач, табынга куйганда кабартмаларны шикәр оны сибеп бизәргә мөмкин.