news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле-җиләкле пәрәмәч рецепты

news_top
Эремчекле-җиләкле пәрәмәч рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиева

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан эремчек пәрәмәче рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 150 грамм йомшак атланмай, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, он. Беренче эш итеп 1 кап коры чүпрәгә 0,5 стакан җылы су, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, бераз он салып кабартып алырга.

Эчлек өчен 5 процентлы 400 грамм эремчек, 2 йомырка, 1 аш кашыгы крахмал, ванилин, тәменчә шикәр комы кирәк. Ингредиентларны блендер белән ваклагач, 40 минутка суыткычка куеп торырга. Өстенә яраткан җиләгегезне дә куя аласыз.

180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар