![Эремчекле грушалы шарлотка рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/8/25/c9a383693eb47e08a983935dbdb64442.jpg)
Көзен алма шарлоткасы – иң еш пешерелә торган ризыкның берсе. Кемнәр төрлелек ярата, камырга эремчек кушарга мөмкин. Алма урынына груша да салырга була.
150 грамм шикәр комы, 4 йомырка, чеметем тоз салып миксер белән күпертергә. Шул массага 300 грамм эремчек, 150 грамм атланмай өстәргә һәм миксер белән болгатырга. Аннары чама белән он һәм 1 кап камыр көпшәкләндергеч салып, кашык белән болгатырга.
Мин камырны куерак ясыйм һәм табага салгач кашык белән тигезлим.
Аннары камырга телемләп киселгән груша батырып чыгарга.
![](https://intertat.tatar/images/uploads/a646b0972bc41ed8a35cb70c46fa4281.jpg)
Фото: © Гөлүзә Василова
180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут чамасы пешерергә.
Әзер шарлотканы кисәргә һәм өстенә шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
![](https://intertat.tatar/images/uploads/d12563e4d84df09e15c3a123e62ec8d0.jpg)
Фото: © Гөлүзә Василова