Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле чизкейк рецепты

news_top_970_100
Эремчекле чизкейк рецепты
Гөлүзә Василова

Бу төр чизкейк пешерелмичә ясала. Эчлекне эремчектән яки кибет каймагыннан ясарга була. 

Камыр ясау өчен: 250 гр “Юбилейное” яки “Сахарное” печеньесы, 150 гр сыер мае.

Беренче эчлек: 500 гр эремчек, 150 гр песок, ванилин, 1 апельсин, 20 гр желатин, 2 ст сөт.

Икенче эчлек: 500 грамм каймак, 1 банка куертылган сөт(сгущенка), 20 гр желатин, ярты ст су

Печеньены блендерда вакларга һәм йомшарган май белән кушарга, камыр таралмаска тиеш, аны майланган савытка (бу очракта ян-яклары алына торган таба уңайлы) кул белән җәяргә, 2 см чамасы «бортик»та ясарга кирәк. Аннары суыткычка куярга һәм шул арада эчлек ясарга була.

Эчлек: эремчеккә шикәр комы, 1 стакан сөт, ванилин салабыз һәм миксер белән әйләндерәбез. Аннары бер әфлисунны кабыгы белән бергә миксерда ваклап бетерергә дә берәр савытка салып барысын бергә болгатырга. Соңыннан желатин һәм аның өстенә берәр стакан сөт салып әкрен утта бер массага килгәнче болгатырга, аннары уттан алып суынганын көтәргә, шуннан эремчекле эчлеккә салып болгатырга. Янә барысын бергә блендер белән бертөрле масса ясарга.

Суыткычтан печеньелы форманы алып эчлекне өстенә агызырга һәм кире куярга. 2 сәгатьтән кибеттән алынган алма яки җиләк желесын блендерда әйләндереп алырга, чизкейк өстенә тигезләп җәяргә һәм янә суыткычка. 1 сәгатьтән әзер булырга тиеш. Төрле җиләк-җимеш һәм желе белән матур итеп бизәргә мөмкин.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100