news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчек һәм күрәгәдән ике катлы пирог рецепты

news_top
Эремчек һәм күрәгәдән ике катлы пирог рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа төр пирог рецептын тәкъдим иткән. Ике катлы пирогның эчлеге эремчек һәм күрәгәдән тора, ә камыры уалучан (песочное тесто).

Камыр өчен: 160 грамм атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 2,5-3 стакан он, ванилин. Май угычтан уарлык каты булырга тиеш. Барсын бергә кушып, уалучан камыр ясарга.

Эчлеккә 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы. Барысын бергә кушып, блендер белән болгатырга кирәк.

Пирогның икенче каты өчен 250 грамм күрәгә кирәк.

180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.

«Бик тәмле, искитмәле матур пирог килеп чыга», – дип белдергән блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар