Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эре хайван тешләгән эзләр бар»: урманда хатын-кыз башы табылган

news_top_970_100

Свердловск өлкәсендәге урманда хатын-кыз башы табылган. Анда эре хайван тешләгән эзләр бар, дип яза «Shot» телеграм-каналы.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Сероводагы «Ягодка» бакчачылык ширкәтендә җирле халык коточкыч табышка юлыккан. Урманда хатын-кыз башы табылган. Анда яшәүчеләр фаразы буенча, башны аю өзеп алган булырга мөмкин, чөнки элегрәк бакчачылык ширкәте якында аю эзләре күренгән булган.

Тәннең башка өлешләре әлегә табылмаган. Хәзер урында полиция хезмәткәрләре эшли. Калдыкларны дрон ярдәмендә эзләүне дәвам итәләр.

Һәлак булучының шәхесен әлегә ачыклый алмыйлар, чөнки нык зыян килгән. Бу – 9 март (үзенең туган көнендә) төнлә өеннән чыгып киткән 44 яшьлек хатын булырга мөмкин, дигән фараз бар. Әлегә хәбәрсез югалган кешеләр буенча мәгълүматларны тикшерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100