Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыер бөерен кыздыру рецепты

news_top_970_100
Сыер бөерен кыздыру рецепты
Гөлүзә Василова

Сыер бөерен иссез итеп ничек кыздырырга? Әлбәттә бу – «бик тәмле булачак» дип тәкъдим итә торган ризык түгел. Әмма мөгезле эре терлекнең эчәгесен, картасын «деликатес» дип ашаучылар аны ошатырга мөмкин.

Бөерне яхшылап юарга, эчендәге майларын, кан тамырларын алырга, уртача кисәкләргә турарга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Бер бөер өчен 2 бал кашыгы сода, 2 бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, ярты лимон, тоз, борыч кирәк.

Бөернең исен бетерү өчен 1 бал кашыгы сода салып болгатырга һәм 15 минутка калдырырга. Аннары 1 бал кашыгы аш серкәсе салырга һәм соданың «сүнгәнен» көтәргә. Агып торган суда юдыртырга. Шушы ук процессны тагын бер тапкыр кабатларга.

Аннары кайнап торган суга бөерне салырга һәм биш минут пешереп алырга. Суны түгеп, юдыртырга. Бу процессны да тагын бер тапкыр кабатларга, бу юлы тәмләткечләр һәм бер телем лимон салып пешерергә.

Гөлүзә Василова

Фото: © 

Табага үсемлек мае, ярымбоҗра итеп туралган суганны һәм бөерне салып, бераз кыздырып алырга. Өстенә калган лимонның согын сыгарга.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100