news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эре кыярларны нишләтергә белмәсәгез - салат рецепты

news_top
Эре кыярларны нишләтергә белмәсәгез - салат рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова үз сәхифәсендә «Корейча кыяр» салаты рецепты белән уртаклашты.

Ингредиентлар: 2,5 кг кыяр, 600 грамм кишер, 110 мл 9 процентлы аш серкәсе, 110 мл үсемлек мае, 60 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы кориандр, 1 бал кашыгы паприка, 1 бал кашыгы төелгән кара борыч, 5 тырнак сарымсак.

Кыярны, зурлыгына карап, 4-6 өлешкә кисәргә. Кишерне махсус угычтан (корейча кишер өчен) уарга. Тәмләткечләрне бергә кушарга һәм яшелчәгә салып болгатырга. Май, аш серкәсе һәм сарымсакны сытып салырга. Барысын яхшылап болгатырга һәм 2 сәгатькә калдырырга.

Кыярның согы чыга. Аннары стериль банкаларга салатны тыгызлап тутырырга һәм согын да бүлеп салып бетерергә.

Кәстрүльгә юка тастымал җәяргә һәм банка «муенса»сына кадәр җылы су салырга. Шунда банкаларны тезәргә һәм газга куярга. Су кайнап чыккач, банкаларны 15-20 минут тотарга һәм капкачларын ябып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар