Карлыган җимешләрен күп кеше ярата, шуңа күрә ул һәркемнең дә бакчасында бар диярлек. Чаллыда яшәүче бакчачы Зинаида Андрющенко карлыган җимешләре эре һәм баллы булсын өчен ашлама рецепты белән уртаклашкан, дип яза «Челнинские известия» сайты.
«Минем сер – гап-гади бәрәңге крахмалында, мин аны 25 ел кулланам инде. Аны кара һәм кызыл карлыган өчен сезонына берничә мәртәбә кулланырга була. Һәм һәр этапның үзенчәлекләре бар», – дип сөйләгән бакчачы.
Бер чиләк суга 200-300 грамм бәрәңге крахмалы салып болгатырга кирәк. һәр куак төбенә 0,5 литр ашлама сибеп чыгасы. Моны аена ике тапкыр эшләргә була.
Майда бутоннар формалашкан вакытта крахмаллы су сипсәң, карлыган чәчәкләре мул булып атачак. Җиләкләр җитешкән вакытта сипсәң, карлыган баллы һәм эре була. Уңышны җыеп бетергәч, көзен, бу ашламаны куакларны кышка әзерләү өчен кулланалар. Бу куакларга уңыш биргәннән соң тернәкләнергә һәм киләсе елга җимеш бөреләрен күбрәк бирергә булыша.
Тагын бер сер – бакчачы карлыган куакларын ашлау өчен сезон дәвамында бәрәңге кабыклары куллана һәм аларны куак төпләренә күмеп куя.