Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эрдоган үзен Төркия президентына сайлауда җиңүче дип игълан итте

news_top_970_100
Эрдоган үзен Төркия президентына сайлауда җиңүче дип игълан итте

Бүген Төркиядә президент сайлаулары узды. Сайлау нәтиҗәләре рәсми игълан ителмәсә дә, хәзерге президент Рәҗәп Тайип Эрдоган үзен җиңүче дип игълан итте. Ул халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм бу сайлауны «демократия бәйрәме» дип атады. «Без кабергә кадәр бергә», – диде ул һәм җыр да җырлады.

Эрдоган: «Бай-бай, Кемаль», – диде, икенче турдагы көндәше Кемаль Кылычдароглуга ишарәләп.

Эрдоганны Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Катар лидерлары инде котлады да.  

ТАСС хәбәр итүенчә, Анкараның үзәк мәйданына полиция килә. Оппозиция тарафдарлары урамга чыгарга мөмкин, дигән фаразлар бар. 

Дәүләтнеке булган Анадолу агентлыгы хәбәр итүенчә, 85 процент бюллетеньнар саналган, Эрдоганга 53, Кылычдароглуга 47 процент кеше тавыш биргән. Оппозициянең Анка агентлыгы хәбәр итүенчә, Эрдоганга 50 проценттан аз гына күбрәк халык тавыш биргән. Башта оппозиция. Кылычдароглу җиңеп бара, дип хәбәр иткән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100