Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эрдоган Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгаруны «уңай адым» дип атады

news_top_970_100
Эрдоган Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгаруны «уңай адым» дип атады
http:/ /kremlin. ru

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Херсоннан Россия гаскәрләрен чыгаруны «уңай карар» дип саный. Шулай ук ул Россия президенты Владимир Путин белән ышанычның югары дәрәҗәдә булуын да белдерде. Эрдоган Россия – Украина сөйләшүләрендә арадашчылык шартларын дәвам итәргә вәгъдә итте. Бу хакта Төркия Президенты Анкара аэропортындагы матбугат конференциясендә әйтте.

«Россиянең Херсонга бәйле соңгы карары – уңай мизгел, әһәмиятле карар», – диде Төркия президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Төркия Россия һәм Украина хәрби конфликты мәсьәләсе буенча арадашчылык эшләрен дәвам итә.

Россиянең ашлык килешүендә катнашуын шәрехләп, Төркия Президенты Владимир Путин белән үзара хөрмәткә нигезләнгән «ышанычлы мөнәсәбәтләрнең» шундый нәтиҗәгә китергәнен әйтте.

Төркия Президенты мохтаҗ илләргә Россия ашлыгын китерү буенча G20 саммитында Владимир Путин белән фикер алышырга теләде. Әмма бүген Президентның матбугат секретаре Путинның Индонезиягә саммитка бармаячагын хәбәр итте. Анда Россия өчен тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясаячак.

Төркия ягының тырышлыгы аркасында, Россия 2 ноябрьдә ашлык килешүенә кире кайтты. Ул 29 октябрьдә килешүләрдән чыккан иде, ул моны Севастопольдәге судноларга дроннар һөҗүме белән аңлатты. Яңартылган килешү кысаларында беренче ашлык партиясен Сомали, Судан һәм Джибутига җибәрәчәкләр, дип яза «Коммерсантъ» басмасы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100