news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ералаш» өчен текстлар язган сатирик Анатолий Трушкин коронавирустан вафат

«Бу авыру миңа кагылмас дияргә ярамый. Узар әле димәгез. Мин дә шулай дигән идем. Узмады», — дигән булган ул бер ай элек.

news_top
«Ералаш» өчен текстлар язган сатирик Анатолий Трушкин коронавирустан вафат
Салават Камалетдинов

9 июньдә язучы-сатирик Анатолий Трушкин  79 яшендә вафат булган. Ул коронавирус йоктырган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Язучы бик каты авырган, өч атна реанимациядә яткан. Аннары хәле яхшыргач, гадәти палатага күчергәннәр. Берничә көннән язучының хәле кабат начарланган. 

Бер ай элек Анатолий Трушкин үзенең авыруы турында «КП» сайтына әйткән булган. Коронавирус аркасында, ул бик авыр сөйләшкән. Язучы хәле яхшырачагына өметләнгән булган.

«Бу авыру миңа кагылмас дияргә ярамый. Узар әле димәгез. Мин дә шулай дигән идем. Узмады», — дигән ул.

Анатолий Трушкинның хатыны, кызы бар. Ул ун китап авторы, өч сериалга сценарий язган. Аның өч юмор әсәре нигезендә «Ералаш» сериалын төшергәннәр. Михаил Евдокимов, Роман Карцев, Ефим Шифрин, Ян Арлазоров, Клара Новикова, Владимир Винокур кебек артистлар Анатолий Трушкин әсәрләрен сөйли иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар