Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ераклаша бара туганнар» – Яшь җырчы Нәфис Гыйниятов тормышчан шигырь укый

news_top_970_100
«Ераклаша бара туганнар» – Яшь җырчы Нәфис Гыйниятов тормышчан шигырь укый

«Бер тапкыр укып чыккач, күңелгә кереп калды бу шигырь. Ә бит чыннан да дөрес сүзләр. Кешелек дөньясы әллә нишләде... Якын кешеләребезнең кадерләрен белсәк иде», – дип яза шигырь укучы яшь җырчы Нәфис Гыйниятов.

Туганнарга багышланган шигырьне Айзилә Нәбиуллина язган.

«Бер нигездә туып үсәбез дә

Таралабыз төрле якларга.

Туган нигез безне очраштыра,

Кайтып керә алган чакларда.

Кайтулар бит сирәгәя һаман,

Ераклаша бара туганнар.

Үскән чакта берсе берсе өчен

Җан бирергэ әзер булганнар.

Алмаштырабыз шул туганнарны

Сөйгән ярлар, якын дусларга.

Ә авырлык килгәч беркем калмый

Иң башыңнан синең тотарга.

Онытмасак иде беркайчан да,

Ярлар ташлый, дуслар саталар.

Шул вакытта сиңа кирәк була

Синең өчен газиз булганнар...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100