Шагыйрь Булат Ибраһим Төркиядәге җир тетрәү корбаннарына багышлап шигырь язган.
Үлем белән күзгә-күз –
Эчәр суларың бетмәсә,
Әле бетмәс сөйләр сүз.
Парә-парә булган йөрәк,
Сүнмә, сүнмә, бераз түз.
Язмышка язган сагыш –
Җир бездән туеп тетриме,
Җиргә сыймыймы каргыш?
Кояш чыкканын көтәме,
Калтыранып, Көнбатыш?
Үлем белән йөзгә-йөз –
Гомерең бетмәгән булса,
Әйдә, тормыш буйлап йөз.
Яз көткән күпме җаннарга
Көтмәгәндә килде көз...
Язмыштан бармы узмыш –
Кайларда сагалап тора
Безне «соңгы тукталыш»?
Тукта, өзелмә өметем,
Ишетелә бер тавыш.