Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ЭпиВакКорона» вакцинасы ясаткач, антитәнчекләр ничә ай була?

«ЭпиВакКорона» — пептидлы платформада ясалган вакцина, анда тере вирус юк, вируска каршы иммунитет ясалма синтезланган пептидлар файдалану нәтиҗәсендә формалаша.

news_top_970_100
«ЭпиВакКорона» вакцинасы ясаткач, антитәнчекләр ничә ай була?
Михаил Захаров

«Вектор» фәнни үзәге «ЭпиВакКорона» вакцинасын ясаткач, антитәнчекләр барлыкка килү турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«ЭпиВакКорона» ясаткан кешеләрнең 50 процентында антитәнчекләр тугыз ай чамасы саклана, 100 процентында 3 һәм 6 ай чамасы була. Бу турыда «Вектор» фәнни үзәге директоры Ринат Мәкъсутов әйткән.

«Ирекле кешеләрне тикшерүнең I–II фазаларында 3, 6 һәм 9 айда анализ ясалды. 3 һәм 6 айда антитәнчекләр аларның барысында да булды. 9 ай узгач, тикшерелүчеләрнең яртысыннан артыгында антитәнчекләр табылды», — дигән Мәкъсутов «Россия 24» каналында.

Аның сүзләренчә, клиникага кадәр тикшерү кысаларында ачыкланганча, узган язда прививка ясалган түбәнге приматларда антитәнчекләр бер елдан артык саклана.

«ЭпиВакКорона» — пептидлы платформада ясалган вакцина. Аны «Вектор» дәүләт фәнни үзәге ясады. Анда тере вирус юк, вируска каршы иммунитет ясалма синтезланган пептидлар файдалану нәтиҗәсендә формалаша, диелә хәбәрдә.

Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге «ЭпиВакКорона» вакцинасына «Хәләл» сертификатын бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100