news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эпидемиолог: Төркия хакимияте холера таралу масштабларын яшерә

news_top

Эпидемиолог һәм Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко белдергәнчә, Төркия хакимияте холера авыруы таралуның реаль масштабларын яшерә. Дистәләгән Россия туристы югары тән температурасына һәм косуга зарлана, Төркия хастаханәләре авырулар белән тулган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Мөгаен, Төркиядә авыруның реаль масштабларын яшерәләрдер. Мин бу хакта май аенда ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына сылтама ясап, кисәткән идем. Шулай ук холера таралуын да яшерәләрдер, дип уйлыйм», – дигән Онищенко «Life.ru» басмасына.

Аның мәгълүматларына караганда, холера вибрионнары турында беренче хәбәрләр 2 ай элек тарала башлаган.

Инфекция су аша йога. Сирәк очракта аны шулай ук авыру белән турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә йоктырырга мөмкин. Холера антибиотиклар белән дәвалана, шул ук вакытта, су-тоз балансын нормага китерү өчен, регидратация эремәләре кулланыла, әмма, нәтиҗәдә, пациентларның организмы бик каты сусызланырга мөмкин.

Vibrio бактериясе вәкиле булган холера вибрионы 13 градус чамасы температуралы суда активлаша. Ул Төркиядә генә түгел, Россиянең аерым төбәкләрендә һәм Үзәк Азиядә дә очрый.

Холераның масштаблы таралуы соңгы тапкыр 2025 елның августында Нигериядә булган: ким дигәндә 8 кеше үлгән, 200дән артык кеше савыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар