news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җенси юл белән йога торган авыруларның төп билгеләре

news_top

14 июльдән 20 июльгә кадәрге атнаны Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы җенси юл белән йога торган инфекцияләрне профилактикалау атналыгы дип игълан итте.

Биектау район үзәк хастаханәсе дерматовенерологы Солтан Корбанов җенси юл белән йога торган инфекцияләрнең билгеләре турында сөйләгән. Әлеге киңәшләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыкты.

Җенси юл белән йога торган инфекцияләр күп төрле була, һәм һәркайсы үзен төрлечә күрсәтә. Симптомнар арасында түбәндәгеләр булырга мөмкин: интим өлкәдә кычыту, тимгелләр чыгу, кызару, лимфа төеннәре зураю, сидек бүленеп чыкканда кычыту, касыкта (пах), бот арасында яки корсакның аскы өлешендә дискомфорт һәм авырту. Шулай ук монда җенес органнарыннан гадәти булмаган төстәге бүлендекләр, аларның начар исе, интим якынлык вакытында авыртуны да кертергә була.

Әгәр дә шушы билгеләрнең берсе генә булса да барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәвалану репродуктив функция бозылуга, хроник простатит, уретрит яки цистит кебек авыруларга китерергә мөмкин.

Исегездә тотыгыз: теләсә нинди җенси инфекция ачыкланса, партнерны да дәвалау мәҗбүри. Юкса дәвалану файдасыз булачак», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар