Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җенси органы шартлаудан үлә язган яшь хатын табибларны гаепли

Вакытында ярдәм күрсәтсәләр, күкәйлеккә операция ясарга да кирәк булмас иде, дип белдерә башка гинеколог.

news_top_970_100
Җенси органы шартлаудан үлә язган яшь хатын табибларны гаепли
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсендәге Кировград шәһәрендә яшәүче фотомодель һәм кием кибете хуҗасы Анастасия З. күкәйлеге шартлаганнан соң, чак кына исән калган. 26 яшьлек хатын 28 ноябрьгә каршы төндә авырый башлый. Аны эче авырта, күңеле болгана, коса. Хатынны ире хастаханәгә алып килә. Кировград үзәк район хастаханәсендә Анастасия үзен карамадылар дип яза. Сәламәтлек саклау министрлыгы исә башкача аңлата. Бу турыда «Екатеринбург. Онлайн» хәбәр итте.

«Бик авыртты. Көч хәл белән төнге уникеләр тирәсендә хастаханәгә килдек. Бик ишеккә шакыдык. Безне бер хатын керттеләр. Мин эчем авыртуын әйттем. Ул хастаханәдә табиб булмавын, минем аркада аны чакырасы булуын әйтте», — ди Анастасия.

Аннары башка шәфкать туташы чыга. Ул иртәнгә кадәр өйдә чыдап торырга киңәш итә, Иртән табибка килерсез, ди. 

«Мине мыскыл иттеләр. „Синең яшеңдә анда ни авыртсын. Үз аягың белән килгәнсең, бар да нормада, димәк“, — диделәр. Минем аркада барлык табибларны чакырырга кирәк булуга зарландылар», — ди Анастасия.

Ул табибларны көтеп җиткерә алмый. Ире башка хастаханәгә алып китә. 17 километр ераклыктагы Невьян хастаханәсенә барып җиткәнче, аның хәле начарлана, ул машинадан да үзе чыга алмый. 

«Хастаханәдә анализ алдылар, укол ясадылар. Мине гинекологиягә салдылар. УЗИ ясадылар, аннары корсагымны тишеп тикшергәч, минем эчтә кан китүе ачыкланды», — ди ул.

Анастасиянең күкәйлеге шартлаган булып чыга. Аңа тиз арада операция ясыйлар. «Мин чак кына үлми калган. Табиблар шулай диде. Бу кешеләр минем гомеремне саклап калды», — ди Анастасия.

Ул бу турыда социаль челтәрләрдә язгач, Кировград кешеләре дә хастаханәдән зарлана башлый. 

Гинеколог исә операция ясамыйча да дәвалап булуын әйтә. Хастаханәгә килгәч үк, күкәйлекләрдәге сыеклыкны шприц белән суыртып алган булсалар, мондый нәтиҗәләр килеп чыкмаска да мөмкин була.

Хәзер Анастасия Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән, бу эшләр белән аның адвокаты шөгыльләнә.

Свердловск Сәламәтлек саклау министрлыгы исә бу хәлне башкача аңлата. Алар пациент үзе ярдәм көтеп тормады, чыгып китте дип белдерә. Ведомство белешмәсе буенча, хастаханәгә килгәч, өч минуттан ук Анастасия китеп бара. Түрәләр хезмәткәрләрдән язмача аңлатма алга, видеокүзәтү камералары да моны раслый ала, дип белдерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100