Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшү: «Күп кенә хатын-кызларның либидосы төшкән»

Ковидтан соң климакс ничек үзгәргән, һәм СССР медицинасын күргән пациентлар зумер-пациентлардан нәрсә белән аерыла? Бу хакта табиб-гинеколог, репродуктив медицина үзәге мөдире Марина Корепанова сөйләде.

news_top_970_100
Җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшү: «Күп кенә хатын-кызларның либидосы төшкән»
Фото: chelny-izvest.ru

«СССР заманына эләккән хатын-кызлар психотерапия һәм антидепрессантларга шик белән карыйлар»

Марина Геннадьевна, хәзер кешеләр, әйтик, узган гасыр уртасындагы буын белән чагыштырганда, яхшырак күренә. Тышкы яктан караганда, картаю билгеләре соңрак барлыкка килә. Хәзер 50 яшьтәгеләр 40та кебек күренә, ә 60 яшьтәгеләрне беркем дә әби дип әйтә алмый. Бәлки, климакс та чигенгәндер?

Матур тышкы кыяфәт – яшәү рәвеше һәм косметология казанышы. Ә климаксның физиологик вакыты үзгәрмәде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы стандартлары буенча климакска күчү нормасы – 50-51 яшьтә. Әгәр бу күчеш 45 яшьтән 50 яшькә кадәр була икән, бу – иртә климакс булып санала, ә 45 яшьтән дә иртәрәк булса – вакытыннан алда була. Сүз уңаеннан, соңгы елларда вакытыннан алда климакс ешрак очрый башлады. Бәлки, бу – ковид нәтиҗәседер. Элек миңа мондый диагноз белән елына 1-2 пациент килсә, хәзер атнага кимендә 1 пациент килә. Кызганыч, вакытыннан алда климакс бик яшь вакытта да булырга мөмкин: 28 яшьтә дә, 18 яшьтә дә. Бәлки, ковид кешенең төрле бизләрен зарарлыйдыр.

Хәзер климакска СССРда туган хатын-кызлар керә. Алар миллениаллар һәм зумерлар буыныннан үзләренең сәламәтлекләренә игътибар ягыннан аерыламы?

Һәр яшь төркеменең аерым үзенчәлекләре бар. СССР заманына эләккән хатын-кызлар психотерапия һәм антидепрессантларга шик белән карыйлар. Яшьләрдә гормонофобия еш очрый, алар антибиотикларга кискен каршы булырга мөмкин, чөнки интернетта төрле мифлар укыйлар һәм аларга сукырларча ышаналар. Уртача яшь төркеме – 30-40 яшьлекләр – иң уңайлы вариант. 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк пациентларны ешрак кызлары китерә. Бу – үзенчәлекле категория: алар табибка белешмә кирәк булганда гына баралар һәм һәрвакыт: «Мине бернәрсә дә борчымый», – диләр. Еллар буе анализлар тапшырмыйлар, авыртуга түзеп яшиләр. Сүз уңаеннан, «хатын-кызның менопаузадан соңгы тормышы күңелсез, түзә алмаслык булачак һәм үлгәнче дәвам итәчәк» дигән сүз – куркытып әйтелгән сүзләр. Моны еллар буе үзләре түзеп яшәүчеләр әйтә.

Ә боларны төзәтеп буламы?

Әлегә кадәр җәмгыятьтә авыр уза торган климаксны һәм авыртулы күрем вакытын авыру дип атау кабул ителмәгән. Ләкин әгәр дә хатын-кыз бу чорларны авыр кичерә икән, аны гормональ рәвештә төзәтергә мөмкин. Гормональ терапия билгеләү, болардан тыш, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Кирәк булганда табиб гормональ терапия сайлый ала. Хатын-кызның бурычы – вакытында мөрәҗәгать итү, чөнки гормоннарны билгеләү өчен билгеле бер вакытлар бар. Уңай нәтиҗәләр алу өчен «терапевтик тәрәзә»гә эләгергә өлгерергә кирәк – ягъни соңгы күрем вакытыннан 10 ел узганчы дәвалау билгеләргә кирәк.

Әмма гормоннар – ул дару, аларны рәттән «яшьлек һәм матурлыкны саклау өчен» билгеләмиләр. Әгәр гормоннар ярамый икән, авыр климакс симптомнарын бетерү өчен башка чаралар да бар. Кайвакыт бу – антидепрессантлар. Әйе, бездә аларны эчү, психологка йөрү кебек үк кабул ителмәгән, бу – бигрәк тә өлкән буын арасында күзәтелә. Табиб, дәвалауның бурычы – тормыш сыйфатын яхшырту икәнен, гормональ терапия мөмкин булмаганда, моңа антидепрессантлар белән ирешеп булуын аңлата алырга тиеш.

Ә хәлне тагын ничек җиңеләйтергә мөмкин? Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт ярдәм итәме?

Спорт гомумән файдалы, спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең гәүдәләре матур, аларда холестерин дәрәҗәсе дә түбәнрәк була. Көч таләп итүче күнекмәләр белән шөгыльләнгәндә мускуллар ныгый, бу – остеопороз вакытында барлыкка килергә мөмкин булган сыну җәрәхәтләрен кисәтә.

Климаксның авыр узуы генетика белән бәйле булырга мөмкинме?

Андый бәйләнеш юк: әгәр дә әбиеңдә һәм әниеңдә ул авыр узган икән, кызында да шулай булачак дип әйтеп булмый. Ә менә иртә климакс белән генетик бәйләнеш булырга мөмкин.

Эшләре буенча даими рәвештә медицина тикшерүе узучылар: педагоглар, җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең сәламәтлекләре башкалардан яхшыракмы?

– Әлбәттә, даими тикшеренүләр проблеманы иртә стадияләрдә ачыклау мөмкинлеген арттыра. Кызганыч, минем практикада 10 ел ел дәвамында һәр ел саен анализлар тапшырган хатын-кызларда соңгы стадиядәге аналык муенсасы яман шеше ачыкланган очраклар булды. Шуңа күрә теләсә кайсы һөнәрдәге барлык хатын-кызлар тикшерү узарга тиеш: хатын-кыз органнарына УЗИ, сөт бизләренә УЗИ ясатырга, ел саен онкоцитологиягә мазок тапшырырга кирәк. 30 елдан соң онкоцитология анализларына кеше папилломасы вирусына анализ өстәлә.

«Хатын-кызның вазифасы югарырак булган саен, бала табу да шулкадәр кыенрак»

Җенси мөнәсәбәтләр сәламәтлек өчен, бигрәк тә хатын-кыз сәламәтлеге өчен файдалы, дигән фикер бар. Шулаймы?

Җенси мөнәсәбәтләр хатын-кызның физик сәламәтлегенә берничек тә тәэсир итми, бары тик психологик сәламәтлегенә генә йогынты ясый. Тик, минем күзәтүләремнән күренгәнчә, күп кенә хатын-кызларның либидосы (сексуаль теләк, нинди дә булса сексуаль активлык теләге: сексуаль характердагы фикерләр, фантазияләр һәм якынлык кылу теләге булырга мөмкин – ред.) төшкән, һәм күпләрне җенси мөнәсәбәтләрсез тормыш та канәгатьләндерә.

Сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез?

Бәлки, бу – хәзерге дөньяда хатын-кызларның артык арыганлыгы белән бәйледер. Артык күп мәгълүмат. Безнең рептилия мие исән калуга юнәлдерелгән, ә мәгълүматның гигант күләмнәре аны эшкәртүне таләп итә, бөтен көчебез шуңа китә. Өстәвенә, хатын-кызлар үз өстенә ир-ат рольләрен ала, эре постлар били. Киләчәктә җитәкчеләрнең 90 проценты хатын-кызлар булачак, диләр. Ә минем тәҗрибәм буенча, вазыйфа никадәр югарырак булса, хатын-кызга бала табу шулкадәр кыенрак. Мөгаен, бу – гомуми стресс нәтиҗәседер, ә стресс гормональ процессларга начар йогынты ясарга мөмкин.

Ә климакста либидо белән нәрсә була? Менопауза һәм җенси мөнәсәбәтләр бер-берсенә туры киләме?

Климакска керү либидо кимиячәк дигән сүз түгел. Киресенчә, бу – хатын-кыз тормышының иң матур чорларының берсе, балага узудан саклану мәсьәләсе төшеп кала, һәм хатын-кыз, ниһаять, үзен иркенрәк тота. Әмма шуны истә тотарга кирәк, соңгы күремнән соң бер ел дәвамында хатын-кызның балага узу ихтималы саклана.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100