Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җенси күзәнәкләрен безгә тапшырып, хәрби операциягә киттеләр»: табиб репродуктолог

Россиядә криоконсервация очраклары арткан. Бу – кешенең җенси күзәнәкләрен саклауга тапшыру дигән сүз. Табиб репродуктолог моны мобилизация белән аңлата. Хәрби операция ирләргә зыян салырга мөмкин, шуңа да киләчәктә үзләренең нәселләрен кайгыртырга теләүчеләр җенес күзәнәкләрен саклауга тапшыра икән.

news_top_970_100
«Җенси күзәнәкләрен безгә тапшырып, хәрби операциягә киттеләр»: табиб репродуктолог
Рамил Гали

Күп ир-атларны, яшь егетләрне мобилизацияләделәр. Кайберләре әле гаилә корып өлгермәгән, ә кемдер бала турында уйларга җитешмәгән. Махсус операция башлангач, җенси күзәнәкләрен тапшырып калдыручылар саны артты, дип сөйләде акушер-гинеколог, репродуктолог, «АИст» репродуктив медицина үзәгенең баш табибы Айнара Абитова.  «Интертат» аның белән криоконсервация турында сөйләште.

– Махсус хәрби операциядән кайткач, кызганычка, ирләрнең организмында үзгәрешләр булачак. Анда һәрхәлдә кеше стресс кичерә, яралану очракларын кире кагарга ярамый. Киләчәктә нәселне дәвам итә алу өчен, алар хәзер криоконсервациягә килеп, җенси күзәнәкләрен тапшырып китә, – ди табиб репродуктолог Айнара Абитова.

Нәрсә ул криоконсервация?

Криоконсервация – тере биологик материалларны түбән температурада саклау яки җенси күзәнәкләрне туңдыру. Аларны эреткәннән соң кабат кулланып була. Бүген ооцитларны, яралгыны (эмбрион), күкәй күзәнәген (яйцеклетка), шулай ук аталык күзәнәген (сперматозоид) туңдырырга мөмкин.

Аның әһәмияте нидә?

Хәзерге вакытта кеше бик күп стресс кичерә. Кемдер квартира алу турында хыяллана, кемдер машинага акча җыя. Шул рәвешле, гаилә кору икенче планга күчә. Вакыт барган саен организм картая. Шуңа күрә хатын-кызның җенси күзәнәкләре (яйцеклетки) үзгәреш кичерә. Яшь кызларга бала табу күпкә җиңелрәк һәм сәламәт бала табу мөмкинлеге күбрәк. Ә 35 яшьтән олырак хатын-кызларның – киресенчә. Мәсәлән, бала Даун синдромы, аутизм белән тууы ихтимал. Проблема булса, йөклелек үзе өзелә яки өздерергә туры килә. Бу хәлне булдырмас өчен, 35 яшьҡә кадәрге хатын-кызларга җенси күзәнәкләрен туңдырырга тәкъдим итәбез. Безгә сәламәт күкәй күзәнәкләре кирәк. Хатыннар аннары, курыкмыйча, карьерасын да төзи ала.

Ир-атлар белән дә шул ук күренеш. Хәзерге вакытта аларның аталык күзәнәкләре белән проблемалар күп. Бик еш 20-25 яшьлек егетләр килә башлады. Тикшеренгәч, аларның бөтенләй сперматозоидлары юк икәне ачыклана.  Сәбәбе – стресс. Ирләр соңгы арада бик күп борчыла.

Илдәге вазгыятькә бәйле рәвештә криоконсервациягә мөрәҗәгать итүчеләр саны арттымы?

Сентябрьдә өлешчә мобилизация башлангач, бигрәк тә артты. Сентябрь, октябрь, ноябрь айларында күп кеше килә.

Без ир-атларга ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Җенси күзәнәкләрен ташламалы бәядән туңдырабыз. Ә материалны ел дәверендә саклаган өчен акча алмыйбыз.

Махсус операциядә булып кайткач, кызганычка, ирләрнең организмында үзгәрешләр булачак. Анда һәрхәлдә кеше стресс кичерә, яралану очракларын кире кагарга ярамый. Киләчәктә нәселне дәвам итә алу өчен, алар хәзер криоконсервациягә килеп, җенси күзәнәкләрен тапшырып китә.

Аларның хатыннары, спермотозоидларны җебетеп, инсеминация үткәрә ала.Хатын-кыз мөстәкыйль рәвештә балага уза.

  • Инсеминация – ул ЭКО түгел. Ул сперматозоидларны аналыкка (матка) кертү.

Ирләре махсус операциягә киткән хатын-кызлар да зур стресс кичерә. Шуңа күрә, җенси күзәнәкләрен алар да катырып куйса, яхшы.

Күбрәк хатын-кызлар яки ирләр мөрәҗәгать итәме?

Хатын-кызлар күбрәк килә. Алар, гадәттә, үз ирләрен алып килә. Сентябрьдә бик авыр булды. Мәсәлән, иртәнге 5тә ир-ат повестка ала, ә 8дә аларга военкоматта булырга кирәк. Без аларны иртәнге 6да кабул иттек. Безгә җенси күзәнәкләрен тапшырып, махсус операциягә киттеләр. Хәзер кемнәр тиздән чакырылачакларын белә, шулар киләчәге турында кайгыртып, тапшырып кала.

Процессы турында сөйләгез әле. 

Ир-атларга криоконсервация узу бик җайлы. Киләләр дә, махсус бүлмәгә кереп, банкага порция булдыра. Аларны стимуллаштырырга да, гормональ препаратлар да эчертергә кирәк түгел. Бары тик 2-3 өч көн дәвамында җенси мөнәсәбәттән тыелып торырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да аталык күзәнәкләрен тапшырырга кирәк.

Аталык күзәнәкләрен тапшыру бүлмәсе

Фото: © Рамил Гали

Сәламәт аталык күзәнәкләре

Фото: © Рамил Гали

Ә хатын-кызларга авыррак. Күкәй күзәнәген алу өчен, стимуллаштырырга кирәк. Хатын-кызның күреме килгәч, икенче көнгә УЗИга чакырабыз. Киста булмаса, аналык бизендә бөтен нәрсә тәртиптә булса, аны стимуллаштырабыз. Аның дәвамы бер атнадан ике атнага кадәр бара.

Аннары һәрбер биздә фолликул ике сантиметрга кадәр үсәргә тиеш. Менә шул фолликулаларны һәрберсен пунктирлатабыз (пункция). Ул кан тамыры аша куелган анестезия астында бара. Шуңа күрә хатын-кыз бернинди дә авырту сизми.

  • Фолликулаларны пунҡцияләү – күкәй күзәнәкләрен җыярга мөмкинлек бирә. Аналык фолликуласы – аналыкның структур компоненты, эпителия күзәнәкләре катламы һәм тоташтыргыч тукыманың ике катламы белән уратып алынган күкәйлек.

Стимуллаштырганнан соң, аналык күзәнәкләрен җыеп алып, азотта катырабыз. Туңдыру температурасы –  196 градус. Бу бөтен материалларга да кагыла. Алар махсус савытта саклана. Саклану вакыты чикләнмәгән.

Күзәнәкләр азотта саклана 

Фото: © Рамил Гали

Күкәй күзәнәкләре

Фото: © Рамил Гали

Аталык һәм аналык күзәнәкләреннән яралгы (эмбрион) ясап була. Яралгы –  алга таба яшәячәк җан иясе. Аны тапшыргач, хатын-кыз, мәсәлән, беренче тапкыр бала тапканнан соң, ял итә дә, икенчесе артыннан китә. Монда инде аны стимуллаштырырга да кирәк түгел.

Әгәр ике елдан соң хатын белән ир аерылса, ана кеше эмбрионны ире рөхсәтеннән башка куллана аламы?

Материалларны катырыр алдыннан, без аларга документ тутыртабыз. Мәсәлән, кәгазьгә язылган: аерылышкан очракта эмбрион өчен җаваплылык кемнең өстендә булачак? Бу – парларның берсе булырга мөмкин, яисә икәү генә килеп хәл итә алачаклар. Клиника үзе хәл итсен, дип тә калдыра алалар. Хәтта «утильләштерергә» дигән пунктны сайлап була. «Үтерергә» дияргә тел әйләнми.

Алар бу сорауны бергә хәл итә һәм тиешле җиргә билге (галочка) куя. Аннары шул документ буенча гына карар кылабыз.

Аерылышкан очракта, хатын-кыз иреннән башка яралганы кулланырга теләсә, без ирен дә чакырырга әйтәбез. Әгәр алар «ике як ризалыгыннан гына» дигән пунктны сайлаган булсалар, без яралгыны бирә алмыйбыз.

Ире вафат булса, хатыны ул чагында яралгыны куллана ала. Әгәр хатын-кыз иреннән шикләнсә, ул күкәй күзәнәкләрен тапшырсын. Яралгы – ул әзер продукт. Ә күзәнәк – әле ярты юл гына. 

Эмбриолог катетерга эмбрионны җыя

Фото: © Рамил Гали

Эмбрионнар саклана торган урын

Фото: © Рамил Гали

Сәламәт яралгы

Фото: © Рамил Гали

Соңгы арада 20дән 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар килә башлады. «Я не хочу ждать принца на белом коне!» – диләр. Ул үзе өчен генә бала табарга тели. «Минем дус кызым кияүгә чыкты да, күп тә үтми аерылыштылар. Бүген бала өчен судлашып йөриләр! Балам минеке генә булсын иде», – диләр. Андый ханымнар алдан ук катырылган донор күзәнәкләрен куллана. Яисә инде киста яки онкология буенча операция көтелсә, тапшырып калалар. Кемдер 30да да кияүгә чыгарга уйламый. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин.

45 яшьтән узган хатын-кызларның яралгылары инде сәламәт булмый. Аларга донор күзәнәкләре кирәк. Донор булган хатын-кызларны бөтен яклап тикшерәбез: учетта тормыймы ул, сәламәтлеге белән проблемалар юкмы һәм башкалар.  Аннары материалларын җыеп алабыз.

Әгәр ай саен саклау өчен түләми башласалар, материалларны нишләтәсез?

Кызганычка, клиникаларның мөстәкыйль рәвештә материалларны юкка чыгару хокукы юк. Без түләмәүчеләр белән элемтәгә чыгып, килергә кушабыз. Саклауны туктату турында гариза яздыртабыз.

Элемтәгә чыкмаса?

Минем практикада анысы да булганы бар. Берьюлы 5 елга югалдылар болар. Аннары көтмәгәндә килеп төшеп: «Без сезгә тапшырып калдырган идек, әле торамы ул?» – дип сорыйлар. Аннары безнең «әйе» дигән хәбәргә, кош тоткандай, шатланалар! Бу очракта 5 еллык саклау бәясен түлиләр дә материалны алалар.

Материалны җебетү түләүлеме?

Җебетү дә түләүле. Без материалларны Америкадан, Европадан кайтартабыз. Хәзерге вазгыятьтә моның белән проблемалар бар. Алар бик кыйммәтле. Җебетү –  23 мең тора.

Табиб киңәшләре:

  • Сау-сәламәт бала тусын дисәгез, хатын-кызга да ир-атка да сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк. Бу – дөрес туклану. Хәзер кеше су эчүне кирәк нәрсә дип уйламый. Гиперкоагуляция дигән авыру барлыкка килде. Бу – кан оешуы. Ул балага узуда зур киртә булып тора.
  • Хәрәкәт кирәк. Алайса машинага чыгып утырабыз да эшкә барабыз. Җәяү йөрүләр бетте. Спортзалга йөрергә кирәк. Йоклар алдыннан 10000 адым ясагыз.
  • Тәмәке, электронка, кальян тарту модага керде. Ирләрдән уздырып, хатын-кызлар тарта. Балага узам, дигән нияте булган хатын-кыз мондый начар гадәттән арынырга тиеш.
  • Ир-атларның организмы – 3 айдан, хатын-кызларныкы 6 айдан соң чистарына. Шул вакыт аралыгында җенси күзәнәкләр алмашына. Организм чистаргач, бала табу турында уйларга була.
  • Спиртлы эчемлекләрнең зыяны зур. Ул симерүгә китерә. Симерү – ул гармоннарның бозылуы. Хатын-кызларның овуляциясе юк, ир-атларның тестостероннары кими. Аларның спермотозидлары хәрәкәтсез, ике башлы, койрыксыз була. Әллә нинди патологияле күзәнәкләр барлыкка килә. Андый «картиналар» белән сәламәт бала табып булмый.
  • Кеше үзе турында «килеп терәлгәч» кенә уйларга тиеш түгел! Алайса «калынрак» хатын-кызларга азрак ашарга киңәш иткәч, алар миңа пирогларын тартып алган кешегә караган шикелле карый. Хәзер бит инде дөрес туклану модада. Шул очракта гына безне сәламәт милләт көтә!

Ә сәламәт яшәү рәвеше алып барган хатын-кызлар ник балага уза алмый?

«Туры килмәү» төшенчәсе бар. Овуляция вакытында муентыктан лайла бүленеп чыга. Менә шул лайла аталык күзәнәкләрен кертми. Анда махсус антитәнчекләр керү юлын томалый. Бу төшенчә «имунное бесплодие» дип атала. Андый вакытта, җенси күзәнәкләрне аналыкка ясалма рәвештә кертәләр.

Балага узгач, җенси мөнәсәбәткә керергә ярыймы?

Зур авырлыклар белән булдырылган яралгы булса, яралгыны «өф-өф» итеп торганда ярамый. Барысы да тәртиптә булса, чикләүләр юк.

ЭКО белән туган балалар табигый рәвештә туганнардан аерыламы?

Юк. Берничек тә аерылмый. Алар шулай ук уйный, йөри, аралаша, үсә. Без бит химик әйберләр белән эшләмибез. Без күзәнәкләрне тоташтырабыз гына. Процесс бары тик пробиркада гына эшләнә, ә хатын-кызның организмында түгел. Әгәр без үзебез аталык күзәнәкләрен ясасак, ул бала, бәлки, аерылыр иде. Вундеркинд яисә киресенчә акылга зәгыйфь булыр иде...

Бәяләргә килгәндә:

  • Сперматозоидларны мобилизацияләнгән ир-атларга тапшырып калдыру – 5000 сум, саклау – түләүсез;
  • Мобилизацияләнмәгәннәргә – 13 мең һәм ай саен саклау – 900 сум;
  • Күкәй күзәнәкләрен катыру – 100 мең сум. Саклау – 900 сум;
  • Яралгыны катыру – программаның катлаулылыгыннан тора. Табигый рәвештә ясалган яралгы – 73 мең. Стимуллаштыру белән – 150 мең.

Җенес күзәнәкләрен саклауны шушы туташлар башкара

Фото: © Рамил Гали

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100