Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җенси дәртне арттыра торган "Виагра" даруы ничек барлыкка килгән яки Дөньяны үзгәрткән биш ялгышлык

Күп кенә мөһим ачышлар көтмәгәндә яки аңлашылмаучанлык аркасында эшләнгән. Аларның әһәмиятен шундук аңлый алмаганнар. Тик иртәме-соңмы алар кешелек дөньясына алга китәргә ярдәм иткән. 

news_top_970_100
Җенси дәртне арттыра торган "Виагра" даруы ничек барлыкка килгән яки Дөньяны үзгәрткән биш ялгышлык

Фәнни ачышларның дөньяны ничек үзгәрткәнен РИА Новости яза. 

XIX гасыр уртасына кадәр Европадагы күп халык күк, ак һәм соры төстәге киемнән йөргән. Эш модада да, зәвыкта да булмаган – ачык төстәге киемнәрне бик бай кешеләр генә кия алган. Күпчелек буягычлар табигый материаллардан алынган. Ә алар тиз тузган һәм шуңа күрә кыйммәт торган.

1856 елда Лондонда химия көллияте профессоры Август Вильгельм Гофман студент-химик Уильям Генри Перкинга ташкүмер сумаласыннан бүленеп чыккан анилинны тикшерегә куша. Галим ул вакытта малярияне дәвалау өчен куллана торган хинин алырга өметләнгән була.

Табылырга тиеш булган кушылма урына Перкин кара төстәге, сәер порошок чыгара. Аны спиртта эреткәч, ачык шәмәхә төскә үзгәрүен күрә. Соңыннан бу порошокның ефәкне яхшы буявы ачыклана.

Бу матдәне Перкин мовеин дип атаган. Фәннән киткән һәм дөньяда беренче булган ясалма буягычлар җитештерү фабрикасын ачкан. Шуның белән баеп та китә.

Соңыннан галимнәр ташкүмер сумаласыннан башка төстәге буягычлар да эшли башлый. Бу табигый буяулар индустриясенә нокта куя.

Кулларны юу һәрвакытта да файдалы түгел

1879 елда химик Константин Фальберг Джонс Хопкинс университеты (АКШ) лабораториясендә битумның үзлекләрен тикшергән. Өенә кайткач галим кулларын юарга оныта һәм кичке аш ашарга утыра. Ләкин аңа барлык ризык та баллы булып тоела. Шуннан соң ул лабораториягә килә һәм шул көнне тәҗрибәләр үздырылган савытларны чиратлап тикшерә башлый. Аның бармакларында калган баллы тәм булган матдәнең орто- сульфобензой кислотасының хлорлы фосфор һәм аммиак белән кушылмасы булуын ачыклый.

Галим аны сахарин дип атый. Ә берничә айдан хезмәттәше Айра Ремсен белән берлектә яңа матдә синтезы турында мәкалә чыгара. Ләкин фән дөньясы бу ачышны тыныч кабул итә. Ләкин 1884 елда Фальберг сахаринның химик формуласына патент ясатып, аны җитештерүне җайга салганнан соң, ясалма балландыручы искиткеч популярлык казана. Табиблар аны баш авыртуыннан, симерүдән һәм күңел болганудан билгелиләр. 1907 елдан аны шикәргә алмаш буларак диабетикларга бирә башлыйлар.

Серле нурлар

Вильгельм Конард Рентген пыяла ваккуум көпшәләрдә электр разрядларын һәм катод нурларының үзлекләрен өйрәнә. 1895 елның 8 ноябрендә дә нәкъ шулай була, ул кичен лабораториядән чыкканда сәер нурланыш күреп ала. Артында катод көпшәсе булган күмерсу барийдан торган экран яктыртып торган була. Ул физик тәҗрибәне тәмамлаганнан соң аны токтан аерырга оныткан булган. Рентген көпшәне сүндерә – һәм нурланыш юкка чыга.

Бу галимне кызыксындыра һәм ул тәҗрибәләр уздыра башлый. Көпшә алдына төрле предметлар куеп, аларның нурны чагылдыруын һәм үткәрүен тикшергән. Соңыннан Рентген көпшә алдына үзенең кулын куя һәм проекция экранында кулының чагылышын күрә.

Шуннан соң тикшерүче көпшәне фотография пластинкасына алыштыра һәм беренче рентгенограмма ала. Бу аның хатынының кул сурәте була. Бу рәсем соңыннан бар дөньяны әйләнеп чыга. Бу ачышы өчен Рентген 1901 елда физика буенча Нобель премиясенә лаек була.

Тагын бераз пычракның файдасы турында

Шотландия бактериологы Александр Флеминг шапшак булуы белән дан тоткан була. Аның эш бүлмәсендә реактивлар да, кораллар да һәм ризык та бергә яткан. Ә бактерия үрчетү өчен кулланыла торган лаборатория савытлары - Петри чынаяклары бик сирәк юыла торган була. Һәм нәкъ шушы хәлләр галимгә ике зур ачыш ясарга ярдәм иткән. Аның берсе медицинада чын мәгънәсендә революция ясый.

1922 елдан башында, галим салкын тиеп авырый һәм Петри чынаягына борынын сеңгерә. Анда исә Micrococcus lysodeicticus бактериясе үскән була. Берникадәр вакыттан соң ул, бу савытны исенә төшерә һәм тикшереп карарга тели. Андагы барлык микроблар да үлеп беткән була. Шулай итеп Флеминг антибактериаль үзлеккә ия яңа матдә – лезоцим уйлап чыгара.

1928 елның көзендә бер айлык ялдан соң галим үзенең лабораториясенә кайта. Һәм анда стафилококк культурасы булган пластинада күгәрек күреп ала. Якыннан караганда аның Penicillium notatum гөмбәчекләре булуы ачыклана, ә савытта микроблар калмаган була. Флеминг күгәрекне бактерияләрне үтерә торган матдә булырга мөмкин дип уйлый. Ярты елдан соң ул аны бүлеп ала алган һәм пенициллин дип атаган. Менә шуннан антибиотиклар чоры башлана да инде.

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында гына да бик күп чирләрне дәваларга сәләтле пенициллин 200 миллионга якын кешенең гомерен саклап калган. 1945 елда Флеминг бу ачышы өчен Нобель премиясе ала.

Йөрәк даруы мәхәббәтне дәвалый

Эректиль дисфункцияне (башка сүз белән әйткәндә, импотенция) дәвалый торган беренче даруны очраклы гына уйлап чыгарганнар. Узган гасырның 90 нче елларында Pfizer фармацевтика компаниясе хезмәткәрләре стенокардия һәм йөрәкнең ишемия авыруыннан дару эшләү белән шөгыльләнгәннәр.

Тикшерүчеләр кан тамырларын киңәйтүче матдә уйлап табарга теләгән. Чөнки стенокардия вакытында йөрәккә кислород җитми. Ләкин клиник тәҗрибәләр көткән нәтиҗә бирмәгән. UK-92480 препараты тиешле йогынты ясамаган яки тәэсире озакка бармаган. Ә даруларны гел эчеп торган кешеләрнең мускуллары авырта башлаган.

Даруларның тагын бер көтелмәгән нәтиҗәсе –берничә көннән тәҗрибәдә катнашкан кешеләрнең эрекцияләре яхшырган. Хәтта үзләрендә эрекциянең соңгы тапкыр кайчан булуын хәтерләмәгән ирләргә дә ярдәм иткән бу дару. 

Компания тагын клиник тәҗрибәләр уздыра. Анда үз теләге белән 3 меңгә якын кеше катнаша. 1998 ел башында “Виагра” даруы сатуга чыга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100