Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җеннәр ияләшкән». Әни кеше өч баласын үтергән

news_top_970_100
«Җеннәр ияләшкән». Әни кеше өч баласын үтергән
"Татар-информ" архивы

Екатеринбург шәһәрендә әни кеше 3 баласын үтергән. Якынча белешмә буенча, фаҗига Бажов урамында булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, хатын үзенең 3 баласын да үтереп ташлаган. Урында тикшерүчеләр эшли.

«Ул 3 баласын үтергән. Тапкан чакта, бу хатын балаларының мәетләре өстендә ята иде. Башта без аны да үлгән дип уйладык. Ул әлеге вакыйга турында туганнарына смс язып җибәргән. Хәбәрдә «балаларга җеннәр ияләшкән» дип язылган», – дип сөйли сайт чыганагы.

Күршеләре сүзләренчә, бу хатын биек йортның югары катларының берсендә яши. Журналистларны лифттан эчкәрәк уздырмаганнар. Бу вакытта фатирда криминалистлар эшләгән.

«Өч бала һәлак булды, диләр. Ике малай: аларның берсенә 15 яшь чамасы, икенчесенә 10 яшь тирәсе. Шулай ук аларның сеңлесе, аңа 5 ай чамасы гына иде», – ди йортта яшәүчеләр.

Шулай ук балаларның якынча кайда үтерелүе билгеле. Расланмаган белешмә буенча, хатын аларны чыбык белән буып үтергән.

«Балаларның атасы – көч структураларында эшләгән кеше. Ул наркотиклар әйләнеше өчен җавап бирә торган структурада эшләгән. Өч ел элек пенсиягә чыккан», – ди гаиләнең танышлары.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, балалар Октябрь районындагы мәктәпләрнең берсендә укыган. Гаилә яхшылардан саналган. Әтисе дә, әнисе дә эшли. Алар Екатеринбургка күптән түгел генә күченгән.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100