Танылган стилист Лилия Исмәгыйлева һәм элек Актаныш һәм Мамадыш районнарында башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Илнар Фәттаховлар әти-әни булган. Үзенең сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Лилия 4,216 килограмм авырлыкта һәм 55 сантиметр буйлы кыз бала тапкан.
Лилия Исмәгыйлеваны күпләр ТНВ телеканалындагы «Мин» тапшыруында эксперт буларак та белә. Илнар белән Лилиянең никахлашуы турында «Интертат» язган иде. Бу – аларның икесенең дә икенче никахы. Лилиянең беренче иреннән кызы һәм улы, Илнарның кызы үсә.
Илнарның Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, күп еллар Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховның улы булуын да искәртергә кирәк.
- Энгель Фәттаховның улы икенче тапкыр өйләнгән – фото
-
ТНВдагы «Мин» тапшыруы стилисты Лилия Исмәгыйлева өченчегә әни булачак