Чаллы шәһәр судында республиканың элеккеге мәгариф министры, Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка чик кую чарасы озайтылган. Ул тагын 2 айга СИЗОда калачак, дип яза «Челнинские известия».
Сәламәтлеге начар булуга сылтап, адвокат Энгель Фәттаховны өй арестына җибәрүне сораган.
Бер суд гыйнвар аенда булган иде. Ул вакытта Энгель Фәттаховны 21 мартка кадәр тикшерү изоляторында калдырдылар.
Энгель Фәттаховка 6 эпизод буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү версиясе буенча, ТРның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр ПСК «Спецстрой» фирмасы белән үзенең шәхси йортын 21,8 млн сумга реконструкцияләү турында килешкән. Моның өчен ул районда махсус объектлар төзүгә подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәткән.
Фәттаховны узган елның маенда кулга алдылар, аның өендә тентүләр узды. Суд карары буенча ул тикшерү изоляторына ябылды.