Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттаховның киткәннән соң беренче интервьюсы: «Мин Актаныштан күченергә җыенмыйм»

Кичә Актаныш районының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Энгель Фәттахов үз теләге белән вазифасыннан китте. «Интертат»ка интервьюсында район башлыгы бу карарны ничек кабул итүе хакында сөйләштек.

news_top_970_100
Энгель Фәттаховның киткәннән соң беренче интервьюсы: «Мин Актаныштан күченергә җыенмыйм»
  • Актанышта булган хәлләрне күзәтеп баручылар ярты елда булган вәзгыятьне хәтерлидер. Кичә район сессиясендә депутатлар да бу хәлләргә үз фикерен белдерде. 

«Актаныш – беренче Президент районы дип эшләдем»

Энгель Нәвапович, соңгы араларда булган вакыйгалардан без хәбәрдар инде, үз теләгегез белән эшегездән китүегез турында карар кабул итүегезне белдердегез. Сессиядә депутатлар яклап чыгыш ясады. Нинди хисләр кичерәсез?

Ничек кабул итәсең инде? 20 ел эшлә дә... Берәр тармакта начар булса иде. Үпкә бар инде. Әмма депутатларның шулай җылы, матур итеп озатуына, әлбәттә, рәхмәтле.

Әмма ир кешегә иң мөһиме – куйган хезмәтенең нәтиҗәсе, югары нотада китү. Халкым алдында да, җитәкчелек алдында да кыенсынмыйм. Мин эшли алмыйча китмим, әйбәт эшләгән килеш китәм. Депутатларның гына түгел, район халкының да мөнәсәбәтен белеп торам.

Нинди ниятләрдә яшисез?

Шушы көннәрдә Президентның үзенә туры хат яздым. «Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Мин шушы районда тудым, шушында үстем, 30 ел шушы районда хезмәт куйдым, һәр баласын тәрбияләп үстердем. Беренче Президентның районы булган төбәкнең исеменә тап төшерергә тиеш түгелмен дип эшләдем. Дөрестән дә, район бер генә өлкәдә дә начар эшләми. Монда минем әткәй күмелгән, 98 яшьлек әнкәем исән, балаларым-оныкларым биредә, үзем төзегән йортны бер дә сүттерәсем килми. Сезнең проект – гимназияне дә бүген үзем алып барам. Мин китсәм, анысы да сүтелергә мөмкин. 2017 елда районга кайтаруыгызга мин бик рәхмәтле. Шуңа күрә бер дә бу районнан китәсе килми. Район җитәкчесе булмаса, башка формада калдыруыгызны сорыйм», - дигән идем.

Мин монда туган, монда үскән. Монда әткәй-әнкәй, туганнар, бөртекләп салынган йорт. Гомер буена, беренчедән, тарихи бурычыбыз дип, беренче Президент районы исеменә тап төшермичә эшлибез. Икенчедән, Актаныш та бирмәсә, татар дөньясына талантларны, шәхесләрне кем бирергә тиеш дигән девиз белән эшләдек һәм бүгенге көнгә кадәр эшлибез. Быел да җиңүләр күп булды.

20 ел глава булып эшләдем, беренче тапкыр «Созвездие-Йолдызлык»та «Ак инеш» бию ансамбле белән Гран-при алдык. Горурланабыз инде моңа. Быел мин авыллар театрларының 45 спектаклен, район үзәгенең 17 спектаклен карадым. Бер генә районда да мондый театраль фестиваль юк. Һәрбер коллектив, һәрбер җирлек куеп, шулай әзерләнде. Гимназиядә Гамил Афзалов фестивале үткәрдек, булачак Фоат Галимуллин – талантлы укучыбыз Ралиф Гыйздәтуллин үсеп чыкты. Гран-при алды инде бүгенге көндә. Хәйдәр Бигичевны алыштырырдай Илмир Зәһертдинов исемле егет үстерәбез. Шундый максатлар куеп эшлибез.

Актаныш Башкортстан белән Татарстан чигендә булгач, башкортлар белән нык элемтәдә яшибез, алар да безне гел күзәтеп кенә тора татарларда нишлиләр икән дип. Шуңа күрә Актаныш бәләкәй генә дәүләт кебек яшәп ята.

Беренче юнәлешем авыл хуҗалыгы булса, икенчесе - мәгариф тармагы. Гимназиядә мин анда атнага бер тапкыр планерка үткәрәм. Кадрлар мәсьәләсен, инновацион мәсьәләләрне үзем җитәклим. Актанышка кайткач, Рәсәйдәге иң алдынгы мәктәпләрне йөреп чыктым – Казаннарныкын, Мордовиянекен, Пермьдәге ике мәктәптә булдык.

Гимназиядә татар, рус, инглиз, гарәп телләре, факультатив төрек телен бирәбез. Телләр белү белән берлектә, балалар IT компетенциягә ия булырга тиеш дибез. Шуңа күрә 5 нче класстан IT компетенция бирәбез, токмач кисәргә, йөзәргә өйрәтәбез, булачак эшмәкәрләр дигән юнәлешне керттек, шул рәвешле тормышка әзерләп ятабыз. Татар районы булсак та, гимназиядә рус теле буенча ЕГЭ 87 баллга якын булды. Гуманитар гимназия булсак та, математика 82 балл булды. Республика мәктәпләре арасында 3лектә, 5лектә барабыз.

Авыл хуҗалыгын әйтеп тә тормыйм инде. Актаныш инде ул алдынгы. Гомер буе Минтимер Шәриповичка сүз китермим дип эшләдем.

Сезне яклап язылган ачык хатлар рухи көч бирдеме?

Әйе, соңгы көннәрдә шуларны укып, ишетеп яшим дигәндәй. Ул барыбер куйган хезмәтеңә нәтиҗә дигән сүз. Татар халкымның тануы миңа зур мәртәбә.

«Актанышта бер кешегә дә битараф калмадым»

Соңгы арада булган вакыйгаларга килгәндә, мин аны тәгаен провокация дип уйлыйм. Органнар шөгыльләнә, табарлар дип исәплим мин аны.

Татар белән рус арасына чөй кагу кебек дип әйтәсегез киләме?

Татар белән рус арасына беркайчан да чөй кагылмаячак, монысына иманым камил. Монда шул җитәкчелекне начар итеп күрсәтү теләге бар. Беренче Президент районы бит. Бу минем шәхси фикерем.

Җитәкчеләрнең, район советы депутатларының карашы ничек булды?

Алар инде җибәрмәү яклы, җыелып та керделәр... Без бит бер команда булып озак эшләдек. Иманым камил, Актанышта бер генә кеше дә: «Менә мин сиңа шундый мөрәҗәгать белән килдем, синең тарафтан реакция булмады», - дип әйтә алмый. Кул астында эшләүчеләргә дә даими әйтеп киләм: әгәр сез гади кешенең мөрәҗәгатенә битараф икәнсез, сез җитәкче түгел. Шушы мәктәп аша узалар. Миңа инстаграм, социаль челтәрләрдә дә язалар – аларның берсен дә реакциясез калдырмыйм. Шулай булмасаң, эшләп тә булмый район башлыгы булып.

Имеш, Актанышка чиркәү салалар икән сүз дөресме ул?

Андый тәкъдимнәр булды. Владыка Мефодий килде. Мәчет тә, чиркәү дә дәүләт тарафыннан төзелгән объектлар түгел бүгенге көндә, шуңа күрә аның башлап йөрүчесе, кешеләре булырга тиеш дигәндәй. Сөйләшү булды.

Уртага салып сөйләшкәндә, проблемасы юк. Аны бит инде китереп куялар без варварлар, милләтчеләр дип. Кирәк бит пиар, шуның өчен эшләнә бу. Ничә ел кеше белән эшлим, уртак тел таба алам. Ә боларга уртак тел кирәкми иде, пиар кирәк иде.

«Минтимер Шәрипович районына сүз китермим дип эшләдем».

Фото: © Рамил Гали

«Милләт арасында бернинди ызгыш юк»

Ул үлгән кешенең туганнары белән күп очрашкансыздыр бит инде?

Әйе, очраштым, күрештем, гафу үтендем, бөтен гозерләрем тыңладым. Матур таштан куйыйк дидем. Анысын да суздылар алар... Бүгенге көндә алар әзерләнәләр инде, без аның чыгымнарын үзебез күтәрәбез, проблема юк. Хәзер видеокамера куярбыз инде. Шундый дәрәҗәгә җиткерделәр – моңарчы зиратка видео куйганнары юк иде әле.

Мөселманнар күп булган җирдә аны җирләү дөрес булмаган дип санамыйсызмы?

Юридик яктан караганда, зират мөселман зираты дип теркәлмәгән – җәмәгать зираты ул.

Сез җитәкче булып эшләгән елларда башка милләт вәкилләренең шикаять белән, кимсетүләргә зарланып килү очраклары булдымы?

Юк, андый нәрсә булмады. Руслар җәмгыяте җитәкчесе дә бар безнең, аның белән даими аралашып торам. Гимназиядә завуч булып эшли.

Менә мари авылында мине гел тәнкыйтьләп яза торган бер ханым бар иде. Ул да мине яклап язган. Гомумән, марилар мине яклап язганнар иде анда. Семык бәйрәме бездә үтте. Шулай яшәргә тиеш без. Милләт арасында бернинди низаг та булырга тиеш түгел. Минтимер Шәрипович күпме өйрәтте инде безгә моны.

Толерант булабыз дип еш кына үз сүзебезне әйтми калабыз диючеләр бар, шуның белән килешәсезме?

Үзебезнең сүзебезне әйтә белергә тиешбез, шул ук вакытта толерантлыкны да сакларга кирәк. Шул фикердә мин.

Актаныш – рус теленнән имтихан нәтиҗәләре буенча республикада икенче урында

Рус теленнән Актаныш районы республикада Бөгелмәдән соң икенче урында. Сез министр булган чорда да, хәзер дә рус теле күрсәткечләре буенча Актаныш районы алдынгылар арасында, быел да Рәсәй күләменә чыгучы олимпиадниклар бар... Нәрсә исәбенә ирештегез шушы нәтиҗәләргә?

Әйе, Рәсәй күләменә чыкканнар арасында безнекеләр дә бар. Беренчедән, якын ул өлкә миңа. Районга кайтканга да 5 ел бит. Даими кабатлыйм: районның, илнең киләчәген мәгариф системасы билгели. Кеше интеллекты район башлыгы алып бара торган юнәлеш дип исәплим. Балаларга төпле белем, тәрбия бирү һәм шушы яңа шартларга әзер балалар үстерү... ЕГЭ – балаларның белем дәрәҗәсенә бәя бирә торган төп критерийларның берсе, мин моны министр вакытында да күп сөйләдем инде. Балаларны тәрбияле, тәүфыйклы, белемле, тормышта үз-үзләрен табардай креатив фикерләү белән әзерләү мөһим. БДИны никадәр генә тәнкыйтьләсәләр дә, ул хәзерге вакытта төп белем күрсәткече итеп кабул ителгән, ул балага бик күп мөмкинлекләр дә ача. 100 баллга бирә икән, Казан вузлары, Петербург вузлары, Мәскәү вузлары ачык. Шуңа күрә без балаларны максатчан рәвештә ЕГЭга әзерлибез. Ул тулы бер система – 5 нче класста үзенең бер системасы бар, 11 нче класста үзенең бер системасы.

Моңарчы республикада рус теле буенча уртача балл белән бардык, быел күрсәткеч 76.6 булды. Республика буенча уртача балл – 72.8, бу безнең өчен зур сөенеч. Чөнки без татарча аралашабыз, татарча укыйбыз, әмма бала никадәр күп тел белә, шуның кадәр күбрәк сәләте дә ачыла, тормышта үз юлларын табарга җиңелрәк була. Икенче дәүләт теле бит инде ул, аны камил белергә тиешбез. Безнең максат – бала мәктәпне тәмамлаганда, татар, рус телләрен камил белергә тиеш, инглиз телендә аралаша алырга тиеш.

ЕГЭ, ОГЭ нәтиҗәләре бүгенге көндә бик нык сөендерә, олимпиада нәтиҗәләре буенча да без алдынгылар санында. Рәсәй, республика буенча 128 призлы урын, бу саннар буенча без 5нчеме, 6нчымы урында барабыз. Нәтиҗәләр әйбәт. Узган ел рус теле буенча Рәсәй олимпиадасына эләккән бала бар, быел бик матур чыгыш ясады. Һәр эшнең системасы булса, нәтиҗәсе дә була. Даими рәвештә директор, директор урынбасарлары белән эш алып бардык, каникул чорында да матур итеп эшләдек. 5нче класстан минимумнарны бирүне эшләп барабыз. Балада 9нчы класстан соң белем нигезе булырга тиеш. Бары шул системалы эш нәтиҗәсе генә дип бәя бирәм. Бу көннәрдә сөенеч: математикадан 72.32 балл булды – узган елга караганда 10 баллга күбрәк, рус теленнән узган елгыдан 8 баллга күбрәк булды.

Киләсе елга максат нинди? Йөз баллмы?

Безнең 100 баллы күрсәткечләр булды, быел гына юк.  Рус телен 17 бала 90 нан артык баллга бирде, математикадан 3 бала 90 нан артык балл җыйды. 100 баллга чыгып җитмәдек әле.

Булган бит Әгерҗедә Иж-Бубый мәдрәсәсе. Аны Рәсәйдә генә түгел, Европада да белгәннәр. Нигә Актанышта да булдырмаска шундый мәдрәсә дим. Хәзерге вакытта безнең гимназиядә башкортлар да укый, Оренбургтан да, Чиләбедән дә килеп укыйлар – ата-аналарның бөтенесе дә бик рәхмәтле. Башкортлар килгән иде беркөнне, министрлары Айбулат Хажин шалтырата. Безнең андый мәктәп күргәнебез юк иде әле, дип укытучылары шаккатып кайткан. Дөрестән дә, чын фанат укытучылар бездә. «Адымнар» Казанда, Алабугада ачылды инде, әмма без өстенлеклерәк шартларда, моңа әзер кереп киттек. Бик зур рәхмәт Рөстәм Нургалиевичка, Минтимер Шәриповичка. Гимназияне шул мәдрәсә дәрәҗәсенә алып чыгасым килә.

Сез ЕГЭ нәтиҗәләрен шулкадәр яхшы беләсез, яхшы нәтиҗәләр биргән балаларны шәхсән беләсезме?

Мин үзем гимназиядә атнага бер барып, 11 нче классның ата-аналарын, укытучыларын чакырып, һәр имтиханның пробнигы буенча анализ үткәрдем. Мәсәлән, рус теленнән пробныйда 76 балл гына җыйган, кайсы өлеш аксаган – сочинение өлешеме, тест бүлегеме, барысын да карадык. Мин аларның исем-фамилиясе, әтисе кем, әнисе кем - бөтенесен беләм. Һәрберсенә лимит куеп чыккан идем. Менә Руслан Усманов (матбугат секретаре – ТИ) 100 балл булыр дигән идем, 98 бирде. Бик яхшы нәтиҗә, әмма әле күтәрелергә була. Без шул тормыш белән яшибез.

Актаныш паркында Әлфия Авзалова һәйкәле һәм мәшһүр шәхесләр бюстлары

Фото: © Расих Фәсхетдинов

«Минем максат – Актанышта дәүләт театры оештыру»

Актанышның һәр авылында халык театры – сез аларга кушып, эшләгез дип орышып булдырдыгызмы ул?

(Көлә). Актаныш халкы бит ул сәләтле халык. Эштән киткәнче, тагы бер максатым бар иде. Актаныш авыл хуҗалыгы буенча да нәтиҗәләр булды, беренче урынга чыккан вакытлар булды. Хезмәт куйгач, җимеше сөендерергә тиеш бит. Республика җитәкчелеге ярдәме белән Актаныш җыр һәм бию ансамбле барлыкка килде һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия булдырылды. Нәкъ менә бездә барлыкка килде болар, зур эш булды инде. Әлбәттә, рәхмәт Рөстәм Нургалиевичка, Минтимер Шәриповичка. Тагы бер хыялым бар. 10 халык, бер муниципаль театр бар. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәрен июльдә куйдык Болгарга барып. Шушы спектакльне конгресс съездында куячакбыз. Нурихан Фәттахның иптәше – Руфинә ханым зур бәя биреп китте. Актанышта дәүләт театры ясыйсым килә. Мондый ике дәүләт театры булган Казан була да, Актаныш кына була аннары.

Нигә шундый тарихи спектакль куярга булдыгыз?

Театр шәхесләрдән тора. Менә ул театрда Илиза исемле яшь режиссер кыз бар, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Бәйрәм чараларын, Сабантуйларны яхшы итеп әзерли. Режиссер Нур Хөсәенов коллектив туплады, үзе дә төп рольләрнең берсен башкарды. Үзе әсәрне пьесага күчереп, шуны сәхнәгә чыгарды. Шырдый-бырдый әсәр белән генә катнашасы килми, әсәрне сайлауда үзем дә катнашам. Сәхнәгә чыгар өчен 2 миллион сумлык киемнәр генә тектердек. Берничә җирдә куйдык. Актанышта гына да 7-8 тапкыр куелды. Камал театрында куйдык, анда да бик җылы кабул иттеләр.

Актаныш халкы турында уйлыйм да шаккатам – бездә 26 үзәк, бәләкәй генә авыллар инде юкса, алар да спектакль куя. Кышкы сезонга кереп китәбез, башта КВНнар китә, аннан спектакльләр. Быел гел спектакльләр булды, бер конкурс кына үткәрдек – биючеләр ярышы. Азат Закиров дигән легендер биючебез бар, аның исеменә үткәрдек, икенче елга үзешчән сәнгать буенча үткәрәчәкбез. Болай Актанышта көн саен спектакль – халык рәхәтләнә инде карап. Актаныш халкы ул эшли дә белә, җырлый да белә.

Быел әле балаларны да котладым, төп рольләрне алар шуның кадәр матур иттереп башкаралар. Шул ук гимназия балалары, өч җирлектә катнашып, матур итеп башкардылар. Камал артистларыннан бер дә ким уйнамыйлар. Бала сәхнәгә баса икән, йә ул шул юнәлештән китә, китмәгән очракта да, югалмаячак, барыбер кеше булып кала.

«Бездә чыгыш ясаучыларын күтәреп кенә йөртәләр»

Сезнең фикерегезчә, икътисад мөһимрәкме, әллә кешенең рухи халәтеме? Шушы рухи якка игътибар бирүе үзен-үзе аклыймы?

Икътисад булырга тиеш беренче. Рухи якны алып бару өчен дә икътисад кирәк бит. Һәр кешенең кереме булырга тиеш, ул булмаса, аның турында гына уйлаячак. Ир кешенең хатыны, балалары бар, ул аларны туйдырырга тиеш. Актаныш – яшәр өчен бик әйбәт урын, табигате бик матур, һавасы чиста төбәк. Баланың сәләтен ачар өчен бар яктан да мөмкинлекләр бар: сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, боз сарае, бассейннар, спорт залы, стадион, чаңгы трассасы... Казан мәктәпләре дәрәҗәсендә белем бирергә мөмкинлек бар. Әмма Актанышта рәхәтләнеп гаилә белән яшәп калыр өчен, кешенең кереме булырга тиеш.

Актаныш гомер-гомергә икмәк районы булып йөрде, тап төшерми эшләргә тырыштык. Кара туфраклы җирләребез күп безнең, Сөн буе, Ык буе тугайлары, анда безнең бабаларыбыз гомер буена икмәк үстергән. Шуңа авыл хуҗалыгын контрольдә тотарга тырыштым. Чөнки анда нәтиҗәң булмаса, башка нәтиҗәләрең күренмәскә дә мөмкин, халыкның беренче чиратта яшәеше икътисадка бәйле. 2021 ел корылыклы булды, терлекчелек шуңа бәйле, кешеләрнең кеременә. Әле бит авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче предприятиеләр дә бар. Шуның өчен авыл хуҗалыгы безнең районның яшәешен билгели торган юнәлеш. Яңа елга чыкканда «һава торышлары да әйбәт булсын» дип теләкләр теләп каршы алабыз.

Кешенең рухи як белән кызыксынуы эшчәнлегендә чагыламы?

Менә безнең баш табиб бар. Театрда аның коллективы беренче урынны алды, спартакиадада тагы беренче урын. Уйлыйм шуннан: ничек бу коллектив начар эшли алсын? Кеше бик яхшы итеп спектакль кую дәрәҗәсенә ирештерә ала икән коллективын, димәк ул – әйбәт җитәкче. Үз эшендә дә әйбәт бара, өендә дә.

Спорт та шулай ук. Кышкы спорт төрләре буенча спартакиада үткәрәбез бөтенесен дә катнаштырып, аннары – җәйге спорт төрләре буенча. Бөтен оешма, администрация, предприятие дә катнаша.

«Болар җырлап кына йөри», дип карамыйлармы андыйларга?

Юк, бездә андый кешеләрне киресенчә күтәреп йөртәләр.

Актанышка килгәндә юл читендәге агачлар буялган. Монысын кешеләрне куып чыгарып, сүгеп эшләтәсезме?

Агачлар буяу буенча фикерләр 2007 елда Краснодарга баргач килеп чыкты, шунда күреп кайткан идем. Басу культурасы дип атала, шундый ап-ак булып матур итеп утыралар инде агачлар Краснодар өлкәсендә. Шуннан кайткач әйткән идем буярга кирәк дип. Хәзер минем әйтеп тору кирәк түгел, үзләре белеп эшлиләр.

Акчасы булсын өчен эше кирәк бит аның, ә авылларда эше дә юк. Сездә дә шундый проблемамы?

Республикада инвесторларсыз эшли торган бер өч кенә район бар, без колхозлар системасын саклап кала алдык. Колхозлар барыбер элек-электән авылның социаль йөзен тәэмин иттеләр, ягъни социаль мәсьәләләрне колхоз рәисе алып барды инде аны. Бездә, башка районнардагы кебек, бер кап печән каян алыйк икән, бер кап салам каян алыйк дигән проблема юк. Медпунктын да, мәдәният йортын да, авылның төзеклеген дә тәэмин итәләр. Шуңа күрә авылларда эшсезлек аның кадәр бар дип әйтмим. Җитештерү тармагының төрле формасы бар ягъни – урта, бәләкәй КПХлар, ИПлар бик күп безнең 60тан артык фермер хуҗалыгы бар – игенчелек, терлекчелек, катнаш сөтчелек, кошчылык юнәлешләре. Ягъни төрле формалар эшли. Әле эре кош фабрикасы бар, елына без 26 мең тонна кош ите җитештерәбез.. Республика буенча минифермалар буенча грант алып, ел саен 38-36ны проектны кертәбез. Шәхси секторда иң күп терлек асраучы районнарның берсе без. Авылда инде күбрәк терлектән һәм сөттән акча керә. Шуңа шәхси секторда күп терлек тоталар.

Үзмәшгульләр дә елдан-ел артып килә, бүген алар 1200дән артып китте.

Мин ел саен олимпиадникларны бүләклим. Кайсысы Россиядә, кайсысы республикада урын алган була. Икенче бер юнәлеш: 9 нчы класслар арасында иң әйбәт эретеп ябыштыручы, иң әйбәт токмач кисүче, иң әйбәт балта остасы, тегүчеләр, стартаплар, булачак эшмәкәр. Шушы юнәлешләр буенча иң яхшыларын билгелибез. Кулы һөнәр белгән баладан да кадерле кеше юк. Мин министр булып эшләгән вакытта кереп китте бит Ворлдскилс, шушы юнәлештә эшне алып барырга планлаштырабыз. Бала ул һөнәрле булырга тиеш, бәләкәйдән һөнәргә өйрәтсәк, беркая да югалмаячак.

2017 ел. Энгель Фәттахов – вице-премьер-мәгариф һәм фән министры

Фото: © Илнар Төхбәтов

«Министрлыкта эшләгәндә мин шундый чорга туры килдем..»

Берничә тапкыр телгә алдыгыз министрлыкта эшләгәнне, киткәнне... Күңелегезгә нык тигән кебек. Эшлисе эшләр күп калдымы соң анда?

Эшләгәндә бик күп проектлар башлап җибәргән идем, әле тагы бар иде, күбесе сүнде инде, кайберләре бара әле. РФ Мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов та килеп, тәҗрибә уртаклашып, фикерләшеп йөргән идек. Аларның кайберләре тормышка ашырылып ята. Мин беркайда да көн үтсенгә эшләмәдем, үз эшемне бик яратып башкардым. Нәтиҗәләр дә бар иде, олимпиадалар буенча да яхшы күрсәткечләр булды.

Нишләп шундый хәл килеп чыкты ул?

Мине утыз ничә яшьтә районнан да кудылар эшли белми бу дип, гомерем буе шулай булды...

Сезгә генә бәйле килеп чыктымы бу вакыйгалар?

Анда булды бит инде хәлләр... Бездә генә бармады, Башкортстанда да барды бит ул. Мин шушы вакытка туры килдем генә.

Бер видео таралган иде, бөтен кеше шаккатты Актанышта да мондый проблема бар икән дип. Сез Актаныш мәктәбендә татар телендә укытабыз дигән чыгыш ясагач, бер әни баласын рус телендә укытуны сорап сөйли. Сез моны үзегез ничек кабул иттегез? Сездә дә ата-аналарның балаларын русча укытырга тырышу проблемасы бармы?

Менә шул анага килгәндә, без аны ачыкладык, ул әни баласының татар классында укыганын хәтта белмәгән дә булып чыкты... Кызыксынмаган, ә каршы чыгыш ясый... Андый проблема юк дип әйтеп булмый, ата-аналарның да төрлесе бар. Без аларга дәлиллибез – күрәсеңме, безнең балалар гимназиядә чи татарча укый, ә нинди югары нәтиҗәләр, күрсәткечләр бирәләр. Шуңа күрә бездә 1 нче, 2 нче мәктәп бар, башлангычта без анда хәзер татарча алып барабыз. Мәсәлән, дүрт татар классы, бер рус классы – баласын фәкать русча гына укытырга теләгән ата-аналар белән юридик яктан сугышып ятарга хокукыбыз юк, шуңа күрә алар өчен бер рус классы калдырдык без.

Тенденция нәрсә күрсәтә, аңлау бармы?

Аңлау инде икенче дәрәҗәдә. Гимназиянең нәтиҗәләрен күреп торалар. Мәктәпләр белән гомумән нык эшлибез, ата-аналар белән очрашам, педсоветларны минсез үткәрмиләр. Ягъни мәгариф ул безнең өчен әһәмиятле тармак, шулай ук ата-аналар белән эш кирәк. Министр чагында да әйтә идем инде: балалар, ата-аналар, укытучылар – өч компонент. Белем бирү системасында берсен генә аерып ташлыйсыз икән, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Ата-ана ул оппонент булмаска тиеш, киресенчә, үзе мәктәптән чыкмаска, балага белем алуда ярдәм итәргә тиеш.

2017 ел. Укытучылар көне.

Фото: © Рамил Гали

«Оныкларым татарча рәхәтләнеп сөйләшә, барысы да гаиләдән башлана»

Рабит Батулланың шундый сүзе бар бит – оныгы татарча сөйләшкән кеше генә үзен татар дип әйтә ала дип. Сезнекеләр беләме?

Күрсәтимме Төркиядәге оныкларымның татарча мине котлаганнарын? Өч оныгым бар чит илдә, өчесе дә татарча сөйләшә. Чөнки әниләре гел татарча сөйләшә. Алар инглизчә беләләр, русча белмиләр анысы, татарча беләләр, гарәпчә беләләр, немец телен өйрәнделәр, хәзер төрекчә өйрәнәләр. Барысы да гаиләдән тора, әти-әни бирә телне.

Мәктәпкә генә аударып калдырырга ярамый дисезме?

Юк, әлбәттә. Әле балалар бакчасы зур әһәмияткә ия. Аннары алга таба мәктәп алып китәргә тиеш. Әмма нигезе гаиләдә бирелә.

Сезнең оныкларыгызның да русча сөйләшергә маташулары? Сездән киңәш нинди? Күп кеше шулай дип әйтә бит, балалар бакчасына китте дә русчага күчте, диләр.

Андый хәлләр булганда үзебезнекеләргә шелтә белдерергә тырышам. Берәр рус сүзе әйтә икән онык, менә ул татарча шушылай атала дип гел искәртеп торабыз. Шуңа руска әйләнде дигән проблема юк. Татарча укытырга өйрәтүдә контент җитеп бетми. Министр чагында бер юньле эш башкарылып калды бит инде: «ШАЯН ТВ» каналы ачылды. Балалар бит инде сүзләрне шуннан алып өйрәнеп кала. Балалар бакчасына, мәктәпкә генә кайтарып калдырмаска кирәк. Менә чит илдә татар мохите дә юк бит инде, Аллага шөкер, өч оныгым да татарча сөйләшәләр.

Нишләп чит илгә китәргә булдылар алар?

Олы кызым «Алгарыш» проекты белән китте, аспирантура бетерде, аннан докторлык яклады. Гарәпкә кияүгә чыкты, шулай Англиядә калдылар. Хәзер Төркиягә күченделәр. Әниләре дә шунда әле хәзер.

Ә Сез «үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да» дип яшисез инде?

Нәкъ шулай. Мин министр чагында да атнага бер кайтып, басуларны әйләнмәсәм, энергия җитми идем Казанда эшләргә. Хәзер дә мин шулай, туган авылым монда.

«Шәхесләр күп булмый, аларны бөртекләп үстерергә кирәк»

Сез үзегездәге шәхесләргә игътибарлы, шунысы күзгә ташлана. Бервакыт Эльмира Шәрифуллинаның иҗат кичәсенә шәхсән үзегез килүегез белән гаҗәпләндердегез кешеләрне. Шулай концертларга, кичәләргә еш йөрисезме?

Район башлыгы бит инде мин, балаларны да шулай өйрәтәм, кешенең киңкырлы күзаллавы булырга тиеш. Күпме күбрәк театрга, күпме күбрәк концертка йөрисең, күпме күбрәк музейга йөрисең – ул шуннан барлыкка килә.

Гимназиядә тагы бер проект бар – тәрбия мәсьәләсе. Төрле-төрле юнәлешләр буенча рейтинг кебек урыннар куябыз, аларга театрга, музейларга юллама бирәбез.

Әле тагы бер проект бар – сәламәтлек буенча. Һәрбер кеше үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, бу тәрбиялелекне күрсәтә. Кеше үзенең сәламәтлеген кайгыртмый икән, ул мәгънәсез кеше була. Менә шуны сеңдерергә тырышабыз инде: дөрес туклану, хәрәкәт...

Эльмира апаны Сабантуйга чакырган идем, зурлап сәхнәдә 75 яшьлек юбилее белән котлармын дип, кайта алмады. Безнең шәхесләр бит инде, аларны онытырга ярамый. Яшьләрне әле мин кеше күз алдына да элеп куйдым. Гамил Афзал дәвамчылары – язучы-шагыйрьләребез Эльмира Җәләлова, Лилия Гыйбадуллина, Ленар Шәех... Алинә Хәбибуллина талантлы кыз, аны шушы юнәлештә китәргә үзем күндердем, башка өлкәгә китмәкче иде. Менә шул шагыйрьләрне дә кайтарып, гимназия балалары белән очраштырдык. Андыйлар күп булмый, данәләп кенә, аларны вакытында күреп, үсендерергә кирәк. Быел икәү китә, Алла боерса, татар дөньясына. Безнең Фоат Галимуллиныбыз үсеп килә – Рәдиф Гыйззәтуллин, аның шулкадәр әйбәт тавышы. Хәйдәр Бигичевыбыз бар – 1 мәктәптә укый, башка җиргә китәм дигән иде. Эльмир Заһертдинов исемле, без аны консерваториягә керергә үгетләдек, сәхнәдә күрергә язсын.

Мин эшләгән чорда үсеп чыккан шәхесләр алар. Шуңа күрә ничек аларга игътибар итмисең инде, аз гына җылы сүз әйтсәң дә, тагы да очынып иҗат итәчәкләр бит. Шуңа күрә район башлыгы шагыйрьне килеп тә котламаса, нәрсә инде бу! Минем тәрбиялелекне күрсәтә бу. Мин урынбасарга да бар дия ала идем, әмма бу икенче дәрәҗә була.

ВорлдСкиллс чемпионаты ачылуга бәйле тантаналарда. 2017 ел

Фото: © Илнар Төхбәтов

«Дөресен генә әйткәндә, укырга бик яратмадым»

Сезнең соңгы укыган татарча китабыгыз нинди?

(Көлә). Менә шул сорау белән эләктерәләр дә инде мине. Дөресен әйтәм, мин бик китаплар укырга яратмадым. Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Ак чәчәкләр» романнарын яратып укыдым.

Якташларыгызныкын укыйсызмы соң?

Иптәшем Сәрия күп укый, шуннан фикерләшәбез инде. Спектакль әзерләгәндә дә башта ул укый, аннан Нур, аннары фикерләшәләр. Айгөл Әхмәтгалиеваның 4 спектаклен куйдык, ул бик көчле кызыбыз. «Качкын кызы» спектаклен карадым, шундый көчле әсәр. Чаллыга премьерасына бардык. Шундыйрак инде мин, турыдан-туры укымасам да, бөтен иҗатларын белеп барам аларның.

Район башлыгы шулай белеп торгач, аларга стимулдыр инде ул.

Әйе, шулай. Кайсында алар үзләре чакыра, кайсына үзебез барабыз. Гимназия балаларын да гел бүләклибез – кем спортта, кем сәнгатьтә, кем олимпиадада җиңгән, кем иң матур сыерчык оясы ясаган дигәндәй, аларның һәрберсенең сәләте бар бит. Ата-ананың баласының нәтиҗәсен күрәсе килә. Шуңа күрә ел саен үткәрәм, шул бәйрәмгә якташларны чакырабыз. Быел Гамил Афзал фестивален кертеп җибәрдем. Ләбиб Лерон Тукай премиясе алды – Актаныштагы җиденче Тукай премиясе лауреаты. Актанышта Тукай премиясе лауреатларына һәйкәл дә бар. Үзе кайтты Ләбиб Лерон, башка төбәк язучылары кайтты. Алар да әйттеләр инде – безнең районда да шулай зурласа иде безне дип... Һәрберсенә игътибар бирергә тырышабыз, һәрберсе белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Администрация эшен хатыныгыз да алып бара алайса...

Консультант инде ул.

Ул «на общественных началах»мы соң?

Уртак эш бит инде ул. 40 елга якын яши-яши бер кешегә әйләнеп бетәсең. Уйлар, фикерләр бер дигәндәй. Аңа якын тема бу, яратып башкара.

Мондый чакларда гаиләдәге теләктәшлек ни дәрәҗә мөһим?

Гаилә нык булмаса, мондый авырлыклардан чыгып булмый. Гаилә – иң беренче терәк. Гаилә ныклы булганда, балаларың тәрбияле, тәүфикъле булганда, мондый авырлыкларны гына үткәреп җибәрәсең аны.

Мондый хәлләрдә калган кешеләргә нинди киңәш бирер идегез, ничек көчле калырга? 

Минем холыкны беләсез. Мин юкка-барга кәефне төшермим. Марат Готыф улы күптән әйтә иде – үзең өчен эшләсәң, син әллә кайчан миллиардер була идең, дип. Үзең киткәнче эшләп кал, дия иде. Менә үз юнәлешемдә эшләрмен дип торам. Анда иксез-кырыйсыз эш әле.

Яшәгән елларыгыз югарылыгыннан ни әйтерсез - ничек дошманнар җыймыйча яшәргә?

Бу тормышта һәрвакыт үз сүзеңне әйтсәң, линияңнән тайпылмыйсың икән, оппонентларың булмый калмый. Әмма син аларга карап фикереңне үзгәртергә тиеш түгел. Мин бер дә үкенмим киткәнемә дә. Эшли алмыйча китмим, киресенчә, югары нотада китәм. Ир кеше өчен бу иң мөһиме дип саныйм.

«Беркая да китәргә җыенмыйм»

Алга таба эшлисе дә килми дисез... Ә нишләргә җыенасыз?

Беркая да китәргә җыенмыйм анысы. Тукай әйтмешли, «Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл, бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез Гыйззе вә Җәл». Моннан да китәргә җыенмыйм, күчерегез, эш бирегез дип тә сорамыйм. Шушында туган, шушында үскән, шушында эшләячәкмен. Дөресен генә әйткәндә. безнең бик күп эшләгән эшләр. Кайсы районда балаларны БДИга әзерлиләр? Ул бит мактанып әйтү түгел, дөресе шул. Игелек марафоны уза, урын өстендә яткан балаларга ярдәм итәбез.

Сез кайда эшләячәгегезне хәл иттегезме әле? Кайда икәнен әйтмәсәгез дә...

Юк әле.

Сезне кайларга эшкә чакырдылар? Казанга да чакырганнар, диләр.

Әйе, булды. Башка районнарга район башлыгы итеп тә чакырдылар. Казанга да. Минем Актаныштан китәсе килми.

Кайсы районга? Серме?

Әйтмим анысын. Дөрес булмый.

Көн ничек уза соң? Гаҗәп түгелме иртән эшкә барасы булмау?

Ә мин авыл хуҗалыгы, мәгариф белән шөгыльләнәм. Мин ул эшләрне тапшырдым. Район башлыгы эшен тапшырдым. Яратып башкарган авыл хуҗалыгы, мәгариф юнәлешен ташламадым. Мин монда туган, монда үскән, һәр кешенең мәнфәгатен беләм. Кешегә ни кирәген истә тотып эшләнгән эшләр.

Сез утыз ел буе эшләгән дәвердә халык үзгәрдеме?

Әйе... Эшли башлагандагы кебек түгел кешенең күңел халәте.

Дөрес, уңай якка үзгәрешләр дә күп. Эшли башлаганда еллык нәтиҗәләр үткәрә идек. У-у-у анда... Чыдап була торган түгел иде ул җыелышларда! Менә тегендә автобус килмәгән, гәзитнең икенче биттәге фотосы күренми, сыйфатсыз, телефон эшләми, теге авылга шалтыратып булмый. Миләр череп бетә иде.

Хәзер андый җыелышлар юк, Аллага шөкер. Минем әнкәй исән, 97 яшь аңа. «Улым, бер дә китәсем килми бу оҗмахтан. Тегендә дә оҗмах бар диләр, әмма монда да оҗмахтан ким түгел», – ди. Кешенең яшәеше шулкадәр яхшы. Әмма күңел көрлеге, күңел тынычлыгы җитеп бетми кайбер кешеләргә. Булганына шөкер итәргә кирәк, ди минем әнкәй. Биш тапкыр намазын укый, шулай дип әйтә. Гимназия балаларына менә шуны бирергә иде. Тәүфикълы балалар тәрбияләргә иде. Иң мөһиме шул.

Сезнең дә күңел тынычлыгын алдылар инде?

Әйе инде.... Минем гел шулай инде. Юк-бар белән бит. Мин район халкына күпме юньле эш эшли алыр идем. Мин хәзер ни эштә, ни эштә түгел инде. Борчылып йөрисең, нервага тия. Минем Төркиядәге кызым әйтә, улым да. «Ничә еллар инде син шушы Актаныш халкы юньлерәк яшәсен дип тырышасың, әнә күрәсеңме язмыш нинди? Бер тәрене кистеләр, егерме ел эшләгәнең юкка чыкты. Синең нәмәң бар бүгенге көндә?» Дөрестән дә, мин ничә ел эшләсәм дә, туган авылымда күпмедер җирем бар да, бетте-китте. Үзеңне кара әзрәк дияселәре килә. Әмма без партия тормышыннан калган кешеләр, шуннан тәм табып яшибез.

Тормыш иптәше Сәрия ханым белән

Ә сез ничек тынычланасыз соң?

Спорт белән даими шөгыльләнәм, кыш көне чаңгыда шуам, иртәнге 4-5тә торып 4-5 км җәяү йөрим урман арасында сандугачларны тыңлап. Ихатада, бакчада мәш киләм, кош-кортлар тотабыз, аннары инженер бит мин, тимердән эретеп ябыштырып әйберләр ясарга яратам – шундый хобби бар.

Мал тотмыйсыздыр?

Юк, кош-корт кына. Моңарчы сарыклар тоттык. Сарык суярга, ит эшкәртергә яратам. Хобби җитәрлек.

Эшсез калмыйм дисез инде алайса?

Юк. Мин әйбәт эретеп ябыштыручы. Һич тә булмаса, колхозда эретеп ябыштыручы булып та эшли алам. Яхшы эретеп ябыштыручыларга 150 мең сум хезмәт хакы түләргә әзерләр, әле шундый хезмәт хакына да кеше таба алмыйлар. Әйбәт эретеп ябыштыручы ул бик кыйммәт йөри.

Яңа башлыкка ни әйтер идегез?

Аңа уңышлар! Актаныш – ул үзенчәлекле район, татарның йөзек кашы. Халыкның ышанычын югалтмыйча, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә! Син әйткәнчә, матди байлык кына түгел, рухи байлыгын да югалтмыйча, халыкның ышанычын акларга.

2017 ел. Башкортстан районы Төмәнәк авылындагы Сабан туенда.

Фото: © Рамил Гали

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 24 июнь 2022
    Исемсез
    Сэламэт булса барда була сэламэтлек кирэк,
  • 23 июнь 2022
    Исемсез
    Китә белмәде. Кит һәм яшә рәхәтләнеп. Яна главага эшлэргэ комачауламасын!!!
  • 23 июнь 2022
    Исемсез
    Эшсез калмый, узенэ целый колхоз оештырды, курше колхозны бүлеп. Малае нэмэсе бар ди? Солтан сарае кебек йорты, затлы машинасы, колхозы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100