Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттахов: «Кеше гомер буе туган ягын сагынып яши»

Актаныш районы Киров авылы XX «Идел-йорт» татар халык театрлары фестивалендә гран-при яулады. Район башлыгы Энгель Фәттахов та нәтиҗәләрне игълан итү кичәсендә бар иде. «Татар-информ» журналисты аның белән аралашты.

news_top_970_100
Энгель Фәттахов: «Кеше гомер буе туган ягын сагынып яши»

Энгель абый, Актанышта Дәүләт театры ачарга планлаштырасыз икән.

Актаныш — ул республиканың иң саф татар районнарының берсе. Ул 99 % татар яши торган район булып тора. Районыбыз Татарстанның беренче президенты Шәймиевне, халык җырчысы Әлфия Авзалованы биргән. Шуңа күрә тарихи бурычыбыз да бар. Татар дөньясына «йолдызларны» Актаныш та бирмәсә, кем бирергә тиеш?! Шагыйрьләр, шагыйрәләр, фәлсәфәчеләр, язучылар, тарихчылар…

Безнең яшәешебез татарча. Татар телен без тирәнтен бирергә тиеш, чөнки киләчәктә андый олы шәхесләр берничек тә үсеп чыга алмас. Район башлыгы булып озак эшлим бит инде. Иң зур горурлыгым — Актанышта 2011 елдан бирле республикадагы бердәнбер татар гуманитар гимназия эшләп килә. Шулай ук 2012 елда «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле оешты.

Бүгенге көндә яшәешебезнең төп максаты — районыбызда Татар дәүләт театрын булдыру. Районыбызда илледән артык театр коллективы эшли. Бездә 12 халык театры, бер муниципаль театр бар. Халык театр белән яши! Шушы проектны тормышка ашырсак, бездән дә бәхетле кеше булмас иде.

Кемне баш режиссер итеп билгеләрсез икән? Директор вазифасы да бар.

Нур исемле егетебез бар. Ул үзе яза, үзе уйный, үзе спектакльләр куя. Нур Нурихан Фәттахның «Идел суы ага торыр» әсәрен сәхнәләштерде, үзе төп рольне башкарды. Шулай ук Минзәләдән дә режиссер, берничә профессиональ артистны чакырдык. Кыскасы, хәрәкәт бара. Бары тик Дәүләт дәрәҗәсендә генә эшләп бетерәсебез бар.

2012-2018 елларда сез Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры булып эшләдегез, шәһәрдә тордыгыз. Хәзер исә Актанышта, авыл халкы белән эш итәсез. Үкенгәнегез юкмы?..

Мин биш ел Казанда эшләдем, әйе. Әмма 400 чакрым булса да, бер генә атнада да Актанышка кайтмый калганым булмады. Әгәр дә авылга кайтып, энергия җыеп килмәсәм, шәһәрдә атна буенча эшләргә көчем җитми иде. Туган авыл, туган як кешесе мин. Юкса китәр алдыннан шәһәрдә калу мөмкинлегем дә бар иде. Барыбер кеше гомер буе туган ягын сагынып яши. Олыгая-олыгая сагыну хисе тагын да көчәя. Сагынып яшәгәнче, туган ягыңда, әти-әниең, бабаларың җирләнгән якта эз калдыру, минемчә, ир кеше өчен дәрәҗәдер.

Мин үзем дә Актанышка еш кайтам. Шул яктан мин. Сез анда 99 % татар яшәвен әйттегез. Әмма русча аралашучылар да юк түгел бит анда…

Бу темага күп уйланабыз. Гуманитар гимназия балалары белән дә ул хакта еш аралашабыз, сөйләшүләр алып барабыз. Әни-әтисе татар булып та, баласы татарча белмәсә, моннан да зур фаҗига юк. Бала башлангыч белемне булса да татар телендә алмый икән, ул маңкорт була. Аның ни русчасы, ни татарчасы булмый. Туган телен камил белмәгән кеше башка телләрне дә әйбәт белә алмый. Инглиз теленнән башка да бүген яшәп булмый, аны да белергә кирәк. Шуңа күрә туган телебезне саклау үзебездән тора. Күрәсез бит, республика җитәкчелеге, Президент тарафыннан соңгы елларда туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләнә. Аллаһ боерса, татар теленең киләчәге бар.

Халык белән эшләү ничек булырга тиеш: сез аларга якын булырга тиешме, яисә дистанция саклыйсызмы?

Җитәкче халыктан аерылса, идарә итә алмый. Һәрвакыт урынбасарларыма да: «Әгәр дә кешенең мөрәҗәгатенә битараф икәнсез, сез җитәкче түгел. Әгәр сез кеше белән дорфарак сөйләшәсез икән, сез җитәкче түгел», — дим. Бу — минем принцип. Мин гел халык янында.

Торуыгыз да авылдашларыгыздан ерак түгелме?

Юк, якын торабыз.

Күршегез тоз сорап керсә?..

Күрше белән тату яшәүдән дә яхшырак нәрсә бар соң?! Күршемдә бер эшмәкәр яши. Алар миннән әйбәтрәк яшиләр. Эшләгән һәм тырышкан кешегә мөмкинлекләр бар.

Энгель абый, соңгы тапкыр нинди китап укыган идегез?

Соңгы тапкыр мин нинди китап укыган идем әле?.. (көлә). Нине… Хәзер әйтәм. «Хәнҗәр» китабын укыдым.

Авторы кем?

Ней… Авторы кем әле? Миңа аның турында сөйләргә кирәк иде, шуңа күрә укып чыгарга туры килде.

Алай гынамы? Ә үз теләгегез белән…

Дөресен әйтәм, мин алай китаплар укырга хирыс кеше түгел.

Вакыт җитмиме?

«Укымадым», — дип әйтә алмыйм. Шулай да ул кадәр күп китап укыган шәхес түгел мин, дөресен әйтергә кирәк. Барыбер үземә тиешле материалларны, сәяси мәгълүматларны үзләштереп барам.

Сез бабай. Оныкларыгыз татарча сөйләшәме?

Олы кызым Бөекбританиядә яши. Анда өч оныгым бар, өчесе дә татарча сөйләшә. Тел беренче чиратта гаиләдән тора. Кызым алар белән һәрвакыт татарча сөйләшә, шуңа күрә алар да татарча аралаша.

Сагындырадыр?

Сагындыра, әлбәттә. Елга бер кайталар.

Бигрәк әз. Үзегез барасызмы?

Әз инде, әз. Баргалыйбыз.

Ул Бөекбританиягә укырга киткән идеме?

Әйе, ул анда китте дә, медицина буенча инглиз телендә «докторский» яклады.

Кызыгызның картайган көнендә Актанышка кайту теләге юк микән?

Әнкәй гомергә: «Читтәге кеше гомер буе туган җир дип яши», — диде. Мин шуңа читкә киткән кешеләргә дә: «Мәрхүм булгач, сезне барыбер монда алып кайталар. Исән чакта кайтсагыз, яхшырак», — дим. Балалар өчәү бит, кечкенәләре минем янда.

Актанышта?

Малай — Казанда, кызым Актанышта яши. Бу — зур бәхет, әлбәттә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100