Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Энесенең каны белән рәсем ясаган». Үсмер кыз нәни энесен балта белән чапкан

news_top_970_100
«Энесенең каны белән рәсем ясаган». Үсмер кыз нәни энесен балта белән чапкан
https://pixabay.com/

Ногинск шәһәре янындагы авылда 14 яшьлек кыз 6 яшьлек энесен балта белән чабып үтергән. Аннары баланың каны белән стенага төрле тамгалар билгеләп, ритуал ясарга маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кудиново авылында 6 яшьлек малай мәетен табалар. Аны үтерүдән шикләнеп, 14 яшьлек апасын тоткарлыйлар.

«Төш вакытында әти-әнисе Мәскәүгә китә, алар үзләренең ата-анасы янына бара. 14 яшьлек Александра һәм аның 6 яшьлек энесе Вова кала (балаларның әниләре – бер, аталары төрле). Төн уртасында әти белән әни кеше өйгә кайта. Алар кайтканда бүлмә канга баткан була. Кыз балта белән энесенең кул чугын чабып алган. Берничә тапкыр битенә чапкан. Аннары нәни малай каны белән бүлмә стенасына рәсемнәр ясаган. Бу эзотерик ритуалга охшаган», – дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Гаилә бер төрле хисапта да тормый. Җинаятьтә шикләнелүче кыз Ногинск шәһәренең 35нче мәктәбендә укый. Өлгереше уртача була, үзен тыныч тота. Ләкин, сыйныфташлары сүзләренчә, ул дәфтәренә гел җеннәр һәм демоннар ясаган. Фаҗига булган өйне тикшергәндә, кызның шундый рәсемнәре булган дәфтәрләр табылган.

«Гаилә мәҗүсиләр дә түгел, иске диннәрне дә тотмый. Өйдә төрле руннар, тематик әдәбият, кешеләр һәм хайваннарның баш сөякләре табылган. Хәзер аларның чынмы икәнен ачыклыйлар, алар муляж булуы да ихтимал. Ләкин гаилә сәеррәк», – дигән сайт чыганагы.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100