news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Энесен коткарган 15 яшьлек малайны аю ботарлап үтергән

Авылдан алты километр читкә чыгып киткән 13 һәм 15 яшьлек ике туганга аю һөҗүм иткән.

news_top
Энесен коткарган 15 яшьлек малайны аю ботарлап үтергән

Камчаткада 15 яшьлек үсмер малай 13 яшьлек энесен аюдан коткарган. Ләкин ул үзе һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Малайлар авылдан алты километр читтә йөргән. Шул вакытта балаларга аю һөҗүм итә. Башта ерткыч 13 яшьлек баланы ботарламакчы була. Балаларның олырагы аюның игътибарын үзенә юнәлтә. Шул вакытта энесе качып өлгерә.

15 яшьлек бала үзе ерткыч тырнагында һәлак була. Аның ботарланган мәетен аю һөҗүм иткән урыннан бераз читтәрәк тапканнар.

Фаҗигадән соң аучылар бу аюны эзәрлекли. Аны табалар һәм атып үтерәләр.

Әлеге вакыйга буенча тикшерүчеләр эш башлаган. Балаларның авылдан шулай еракта, олылардан башка нишләп йөргәнен ачыклыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар