news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җенес органын, күз кабакларын кисеп алган». Юлда очраган хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top

Хокук саклаучылар 18 ел элек Ленинград өлкәсендә яшәүче хатын-кызны үтерү турында җинаять эшен ачкан. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Үтерелгән хатынны Волгоград өлкәсенең Лисино авылы янында 2005 елда табалар.

«Тикшерү вакытында ачыкланганча, әлеге җинаятькә 3 ир-ат катнашкан. 20 декабрьдә аларның берсе тоткарланды», – дигән канал чыганагы.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2005 елның 18 июлендә ир-атлар машинада бара. Алар исерек хатынны күрәләр. Аннары бу хатынны машинага утырталар һәм көчлиләр.

Ир-атларның берсе җинаять эзен яшерергә карар кыла. Ул хатынны кырга алып китә. Биредә хатынга күп тапкыр пычак кадый, аның күз кабакларын һәм җенес органнарын кисеп ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар