news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җенес органы ирләрнекенә охшаш булган 3 яшьлек кызга уникаль операция ясаганнар

news_top
Җенес органы ирләрнекенә охшаш булган 3 яшьлек кызга уникаль операция ясаганнар
"Baza" телеграм каналы

Мәскәү өлкәсенең Леонид Рошаль исемендәге балалар клиник үзәгенә Самара өлкәсеннән 3 яшьлек кызны алып килгәннәр. Аңарда бик сирәк була торган авыру: аның тышкы җенес органнары ирләрнекенә охшаган. Бу – тумыштан килә торган авыру. Бөер өсте бизләренең эшчәнлеге дөрес булмау аркасында баланың җенес органнары аномаль үсеш алган. Бу хакта «Baza» телеграм каналы яза.

Операция вакытында табиблар кан тамырларын һәм нерв очларын саклап, хатын-кыз җенес органнарын формалаштыра алган. Шуның аркасында нәзакәтле зонаның сизгерлеге сәламәт кызныкыннан аерылмаячак. Табиблар шулай ук тышкы яктан да аерма сизелмәячәген ассызыклый. Болар барысы да баланың киләчәктә проблемалары булмасын өчен эшләнә.

Мәскәү өлкәсендә мондый операция беренче тапкыр ясалган. Ул 2 сәгатькә якын барган һәм уңышлы үткән. Хәзер кечкенә пациент үзен яхшы хис итә һәм хастаханәдән чыгуга әзерләнә. Табиблар, киләчәктә бу кыз бала таба алачак, дип билгели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар