Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җенес органнарын кисеп алган». Татарстанда бер ир-атны көндәше вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«Җенес органнарын кисеп алган». Татарстанда бер ир-атны көндәше вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com/

2021 елның декабрендә Чаллыда бер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Аның җенес органнарын кисеп алганнар. Хәзер тикшерү бара. Гаепләү карарын республика прокуратурасы раслый, аннары эшне Татарстан Югары судына тапшыралар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

37 яшьлек ир-атның мәетен ГЭС бистәсендәге фатирда табалар. Аның җенес органнары кисеп алынган, башы имгәнгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, алдагы көнне фатирга хуҗабикәнең моңарчы бергән яшәгән ире килә. 39 яшьлек бу ир-ат бурычка акча алып торган.

Хуҗабикәнең элеккеге ире фатирда көндәшен очрата, яңа ирнең тәртибен элеккеге ир ошатмый. Кунак исерек була, ул хуҗабикәнең яңа ирен чүкеч белән кыйнап ташлый, аның җенес органын кисеп ала, аннары элеккеге хатынын һәм баласын куркытып, фатирдан алып китә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100