news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җенес әгъзасын зурайту өчен операция ясатканда миллиардер җан биргән

Бизнесмен бик кыска буйлы була һәм гомере буе шуңа борчылып яши.

news_top
Җенес әгъзасын зурайту өчен операция ясатканда миллиардер җан биргән

65 яшьлек Эхуд Арье Ланиадо — Израиль миллиардеры. Ул Париждагы элиталы клиникада җенес әгъзасын зурайтмакчы булган. Операция вакытында Ланиадо җан биргән. Бу турыда «МК» сайты Mirror басмасына сылтама белән хәбәр итте.

Җенес әгъзасына дару матдәсе кертелүгә үк, йөрәк өянәге куба һәм миллиардер үлә. Бизнесменның үлеме хакында хәбәрне Laniado Omega Diamonds компаниясе дә раслады, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ланиадо турында бер дусты сөйләгән. Эшмәкәр кыска буйлы була. Ул һәрвакыт тышкы кыяфәте өчен борчыла. «Бизнесмен үзенең буе турында бары тик акча санаганда гына оныта иде. Көненә берничә тапкыр хисапчы банктан алынган кәгазьне укый. Шул вакытта Ланиадо буе кыска булуын оныта», — дип сөйләгән дуслары.

Ланиадо Монакода иң кыйммәтле пентхаус хуҗасы була. Аның бәясе 30 миллион фунт стерлинг чамасы тора. Шулай ук аның Бель-Эйр шәһәре янында шәп йорты була. Биредә ул дуслары белән кыйммәтле шәраблар эчеп утырырга ярата. Ланиадоның танышлары сүзләренчә, ул  - эшкәртелмәгән алмаз ташлар буенча халыкара танылу алган белгеч.

2015 елда нәкъ менә Ланиадо дөньядагы иң кыйммәтле бриллиантны саткан. «Голубая Луна Жозефины» дип аталган асылташны Гонконг бизнесмены Джозеф Лау Луэн Ханг 48,4 млн долларга сатып алган.

14 мартта Ланиадо суд каршына басарга тиеш була. Аны салым түләүдән качкан өчен Бельгиядә хөкем итәргә җыенганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар