Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энергетик вампир: мифмы, әллә чынбарлыкмы?

Нинди дә булса кеше белән аралашканнан соң, хәлегез китеп, алҗыганыгыз бармы? Булса, бу язма сезнең өчен.

news_top_970_100
Энергетик вампир: мифмы, әллә чынбарлыкмы?
pixabay.com

Танышларым арасында еш кына шундый сүз куера, имеш, эштә җитәкче белән сөйләшкәннән соң, бөтен көчләре бетә, яисә ниндидер дус кызы белән очрашканнан соң нык аралар. «Энергетик вампирлар белән аралашабыз», — диләр алар. Бу чыннан да бармы, юкмы? Кемнәр соң ул — энергетик вампирлар? Үзебез дә вампир түгелме?

Энергетик вампир — сезнең эмоция, рухи энергиягез белән туклана. Гадәттә, андый кешеләр үзләре эмоциональ тотрыклылыкка ирешмәгән була, кызгану хисе сизми. Үзләренең эчке дөньяларындагы авырлыклардан котылу өчен алар чит кеше энергиясе белән тукланалар. Гадәттә, энергетик вампирлар үзләренең проблемаларын сезнең хисапка чишәргә тырыша. 

Теләсә кайсы кеше энергетик вампир була ала: дус, гаиләдәге кеше, ир, хатын, җитәкче. Әгәр дә сез нык эмоциональ, кеше кайгысына борчыла торган кеше икән, сезне энергетик вампирлар үз итә ала. Әгәр кемнедер кызгана торган кеше икәнсез, һичшиксез яныгызда энергетик вампир елышачак.

«Минем җитәкче — энергетик вампир»

Илзия, Казан, юрист:

«Минем җитәкче энергетик вампир иде. Ул шәхси чикләр барлыгын белмәде. Башкалар янында түбәнсетте. Мин көн саен эштән елап кайтып китә идем. Эш сәгате бетү белән аның энергия алуы бетмәде. Эшне өйгә дә биреп җибәрә иде. Төнлә шалтыратып, язып нервымны ашый иде. Мин аның белән килешә алмадым. Ул мине аңларга теләмәде. Шәхси тормышым да онытылды. Ни өчен мин өйдә эшләргә тиеш икәнемне аңламадым. Нык ачуым килә иде.

Ләкин мин эштән китә алмадым. Мәктәптә башлангычта укый торган энем бар, аны ашатасы, киендерәсе бар иде. Акчамны да кисә башлады. Атнага бер штраф салды. Энем ашасын дип, үзем ашауны кыса башладым. Ун килога ябыктым. Үземне соңгы чиккә җиткердем. Урамда аңымны югалтып егылганнан соң, бу эштән китәргә кирәк дигән фикергә килдем.

Бу чокырдан чыгарга егетем булышты. Ул мине хастаханәдән туры өенә алып кайтты, ике атна буе мин авырганда энемне карап торды. Аякка басуга ук мин эшкә барып, документларымны алдым. Эштән китүгә үземдә шундый җиңеллек сиздем. Беренче тапкыр бәхеттән утырып еладым. Мин ирекле идем. Энергетик вампирдан эштән китеп кенә котылырга мөмкин булганны аңладым». 

«Йөземдә вакытыннан алда җыерчыклар пәйда булды»

Елена Денисова, Казан:

«Иремнең әнисе — энергетик вампир. Ирем белән бер ел торганнан соң арага керә башлады. Ирем әнисен нык ярата, аның сүзеннән чыкмый. Башта әни әйтер дә тынычланыр дип уйлаган идем. Ләкин ул чиктән чыга башлады. Үземә бер күлмәк тә алып кия алмадым. Әнинең рөхсәте кирәк. Ул — акча корты. Ашаган ризыкның да бәясен әйтеп ашата иде. Каршы килә башласаң, йөрәгенә ябыша. Бөтен гаилә аның янына җыела. Үләм дип куркыта. Авыруы хакында сөйли. Гел елый. Аның белән өйдә озак торсам, кичкә таба бөтенләй хәлем калмый, ачуым чыга.

Тиз кабынып китә торганга әйләндем. Әгәр әнине көне буе күрми торсам, кәефем дә күтәренке була. Бер әйбергә борчылмыйм да. Ирем белән бу хакта сөйләшеп караган идек. Аңа аерым яшик, дип тәкъдим ясадым. Ул ризалашты.

Безнең сөйләшүне әни ишетеп торган. Шул ук көнне ашыгыч ярдәм чакыртты. Имеш, кан басымы күтәрелгән, йөрәге авырта. Ирем күченүдән баш тартты. Әнинең авырмаганын беләм. Ләкин бер әйбер дә үзгәртә алмыйм. Ул миннән көч җыеп йөри. Яшәреп китә. Ә минем йөземдә вакытыннан алда җыерчыклар пәйда була. Әлегә чыгу юлын тапмадым». 

«Улым бөтен көчемне ала»

Лилия Булатова, Санкт-Петербург:

«Миңа 28 яшь. 20 яшемдә кияүгә чыктым. Улым бар, ул — энергетик вампир. Башта моны кабул итәсем килмәде. Ни дисәң дә, бала бит. Әгәр аңа кирәк әйбер алмасам, ул бертуктамый кычкыра. Зәңгәрләнеп бетә, тавышы бетә, туктамый. Кеше алдында оят.

Инде табибларга да алып барып карадым. Табиблар янында ул үзен башкача тота. Елмая, көлә, матур итеп сөйләшә. Икебез генә калгач, акыра башлый. Ирем үскәч тынычлана ул, ди.

Ирем янында улым үзен алай тотмый. Башта аны жәлләп, мин аңа уенчыклар, тәмле әйберләр алып кайтып бирә идем. Хәзер юк дия башладым. Акырса акыра инде. Күрмәмешкә салышам да икенче бүлмәгә чыгып китәм. Ул акырып, анда керергә маташса, бикләнеп утырам. Кибеткә аны үзем белән алмыйм. Күбрәк ирем белән калдырам. Ул башта миңа тәэсир итәргә тырышып карады. Аннары ачуланды. Хәзер алай эшләмәскә тырыша. Барыбер файдасы тимәгәнне аңлый».

Энергетик вампирның 6 төре

Энергетик вампирларның нинди төрләре бар соң? Бүгенге көндә аларның алты төре билгеле.  

Беренче төр — корбан. Корбан-вампирлар сезнең кызгану хисегез белән туклана. Мондый кешеләр үзләренең тормышлары өчен җаваплылыкны үз кулларына алыр урынга, башкаларны гаеплиләр, үзләрен кызгандырырга тырышалар, башкаларны үзләре теләгәнне эшләргә өндиләр. Алар үзләренә түбән бәя бирәләр. Әгәр көн саен үзләрен яратканнарын, хөрмәт иткәннәрен белмәсәләр, алар авырый башлый. 

Ничек сакланырга? Корбан-вампир яныгызда булганда аны жәлләүдән туктагыз. Ни өчен ул үзен жәлли — шуңа игътибарны юнәлтегез. Әгәр дә вампир-корбан үзен жәлләтергә тырышса, аның белән аралашуны туктатыгыз, яисә киметегез.

Икенче төр — нарцисс. Нарцисс вампирлар кемнедер кызгана да, башка кеше тормышы белән кызыксына да белми. Аларның төп кагыйдәсе — үзенә рәхәт булсын, башкаларга аның исе китми. Шуңа да алар башкалардан үзләренә карата соклануны таләп итә. Алар сезнең белән идарә итәргә тырышачак. Әгәр сез моңа риза булмасагыз, нинди дә булса начарлык кылачаклар.

Саклану чарасы: әгәр дә бу кеше белән аралашудан туктап булмаса, язышу, сөйләшүне киметегез. Яисә аның белән соклануыгызны күрсәтегез. Алар сезгә ышанып, энергия алмаска мөмкин. 

Өченче төр — доминант. Доминант вампирлар үзләренә соклана, башкаларны кешегә дә санамый. Үзләрен көчсез итеп күрсәтүдән курка, шуңа күрә сезне куркытырга тырыша. Мондый төр кешеләр дөньяны ак белән карага бүлеп карый. Үзләренең сүзләреннән читкә тайпылмыйлар. Бик еш мондый кешеләр расист һәм сексист була. 

Ничек сакланырга? Һәр кеше үз фикерендә калуны таләп итегез. Үзегезгә ышаныгыз, аларның сүзләренә бирешмәгез. Сезне куркытырга мөмкинлек бирмәгез. Доминант вампирлар үзләренә авырлык килүдән курка. 

Дүртенче төр — драма вампирлары. Алар юктан да проблема таба. Аларның тормышлары бик күңелсез, шуңа күрә алар һәр әйберне күпертергә ярата. Үзләрен, гадәттә, корбан роленә куялар. Кешене чыгырыннан чыгарырга тырышалар. Алар негатив эмоцияләр белән туклана.

Саклану чарасы: кемнеңдер ягын сайларга ашыкмагыз. Драма күрсәткәненә игътибарны юнәлтергә тырышыгыз. 

Бишенче төр — тәнкыйтьче. Үз-үзләрен бик түбән бәяләү сәбәпле, тәнкыйтьче вампирлар башкаларны түбәнсетү хисабына, үз бәяләрен күтәрергә тырыша. Тәнкыйтьче вампирлар сезнең йомшак ягыгызны табып, сезне оялтырга маташачак. Сезне түбәнсетүдән ләззәт алачак. 

Ничек сакланырга? Иң беренче — үз-үзегезгә ышаныгыз. Тәнкыйтьче вампир әйткән сүзләргә ышанмагыз, аларны тыңламагыз. Әгәр үзегезне яклый башласагыз, сез җиңеләчәксез. Мондый кешеләр белән елмаеп, үз-үзегезгә ышанып сөйләшергә тырышыгыз. 

Алтынчы төр — самими вампирлар. Энергетик вампирлар гел начарлык кына теләми. Аларга, шулай ук, чыннан да сездән ярдәм көткән кешеләр керергә мөмкин. Мәсәлән, балалар, дуслар һәм башкалар. Сезнең аларга ярдәмегез кирәк, ләкин алар үзләренең проблемаларын сездән башка да чишәргә өйрәнергә тиеш. Аларга бу мөмкинлекне бирегез. 

Саклану чарасы: үзегез турында да онытмагыз. Әгәр башкаларга гел ярдәм итсәгез, сезнең үзегезгә вакыт та, көч тә калмаячак. 

Яныгызда энергетик вампир булуын ничек аңларга?

Энергетик вампирлар белән аралашуны күрсәтә торган билгеләр бар.

  1. Ару.
  2. Ачу чыгу.
  3. Күңелдә бушлык сизү.
  4. Елмаясы, көләсе килмәү.
  5. Тормышка апатия барлыкка килү.
  6. Депрессия.

Сез энергетик вампирмы?

  1. Кешеләргә кычкырмаганда, талашмганда, яисә үзегезне жәлләтмәгәндә кәефсез буласыз.
  2. Сез ялганларга яратасыз.
  3. Башкаларның йомшак якларын күреп сөенәсез.
  4. Башкаларны кимсеткәндә рәхәтлек сизәсез.
  5. Беркемгә дә ышанмыйсыз, серләрегезне сөйләмисез. Көчсез булып күренергә куркасыз.
  6. Үзегезне генә дөрес фикерле кеше дип уйлыйсыз.

«Бер үк кеше вампир да, донор да була ала»

КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:

«Энергетик вампирлар булуы, башка кешеләрнең энергияләре белән туклануы турындагы фикерләр шартлы. Энергетик вампиризм абсолют була алмый. Кеше берсе белән вампир, икенчесе белән донор була ала. Һәр садист энергетик вампирга мазохист донор була, ул энергетик вампир булуына сөенә, ул да вампирдан энергия ала.

Әгәр кем беләндер аралашканда сезгә энергия килсә, бу аның донор икәнлеген аңлатмый. Һәм шул ук вакытта, кем беләндер аралашканнан соң хәлегез китсә дә, бу кеше энергетик вампир дигәнне аңлатмый. Сез үзегез белән аралашуыгызны да онытмагыз. Үзегезгә карата сез кем — вампирмы, донормы?» 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100