Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Энеләре әле дә көтә». Үсмер малай таныш булмаган баланы коткарганда батып үлгән

news_top_970_100

Байкал аръягы краенда 15 яшьлек малай елгадан бер баланы коткарганда үзе һәлак булган. Аны үлгәннән соң медаль белән бүләкләгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Эрдем исемле үсмер таныш булмаган 10 яшьлек малайны судан чыгара.

«2023 ел безнең гаилә өчен бик бәхетле булырга тиеш иде. Кышын дүртенче улымны көтүемне белдем, ләкин бәхет озакка булмады. Җәен олы улым батып үлде, башка баланы коткарганда», – ди Эрдемның 35 яшьлек әнисе Марина, елый-елый.

Ноябрь уртасында мәрхүм малайның «Батырлык һәм кыюлык өчен» медален ата-анасына тапшыралар.

Марина белән Галсан 13 ел бергә яши. «Мин Бурятиядән Байкал аръягына күченгәч үк Галсан белән таныштым. Ләкин, беренче никахтан улымны ничек кабул итәр, дип борчылдым, Эрдемга ул чакта 3 яшь иде. Сөйгәнем улыма чын әти булды», – ди Марина.

Марина балалар үстерә, Галсан янгын сүндерүче булып эшли, 3 балалары туа. «Эрдем игелекле, хезмәт сөючән бала иде. Гел өй эшләрендә ярдәм итте. Мич тә яга, су да алып кайта, утын да яра… Энеләрен дә караша, күршеләргә дә ярдәм итә», – диләр.

Бу гаилә яши торган авыл янында Бугутуй дигән кечкенә генә елга ага. Ләкин җәен яңгырлы вакытта ул тулып ала.

«Мин елгага баруга гел каршы булдым, шуңа күрә Эрдем гел үги атасыннан сорый иде. 30 июльдә дә өйдә эшләр беткәч, дуслары белән елгага киткән. Ирем җибәргән», – ди әни кеше.

Кич белән малай әйләнеп кайтмагач, аны эзли башлыйлар. Бала телефонын да алмый. Аннары дусларына шалтыраталар.

«Эрдем югалды, эзлибез», – ди дуслары.

Елгага янына килгәч, аның яңгырдан соң зураюына шаккаталар. Эрдем яхшы йөзә иде. Дуслары да батканын әйтми, без яр буеннан эзләдек, аннары коткаручылар чакырдык, ди әни кеше. Баланы иртән табалар. Ул агымга каршы тора алмаган. Әти белән әни кеше баласының батырлыгы турында икенче көнне тикшерүчедән белә.

«Берничә малай елгада коена. Бер мизгелдә 10 яшьлек малай бата башлый. Үсмер малай батучыны күргәч, ярдәмгә ташлана. Ул батучыны коткара, үзе агымга каршы тора алмый», – дигән тикшерүчеләр.

Марина сүзләренчә, коткарылган баланың ата-анасы алар белән элемтәгә чыкмаган, берничә атна узгач, бу авылдан күченеп киткәннәр.

«Җирләргә дә килмәделәр. Мин улым коткарган малай белән танышыр идем. Эрдемне энеләре әле дә, кайтыр, дип көтә», – ди Марина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100