
Җырчы Энҗе Шәймурзинаның зур куанычы бар. Ул «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
«Бүген дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн булды. «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме белән бүләкләделәр», – дип, истәлекле көн видеолары белән бүлешә җырчы социаль челтәрләрдә.
Бүләкне Энҗе Шәймурзина Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан алган.