Баллы ризыклар ашауны шикәр диабетының төп сәбәбе дип санарга ярамый. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Россия Медицина өзлексез һөнәри белем бирү академиясе эндокринология кафедрасы профессоры Екатерина Шестакова хәбәр иткән. Бу хакта «Газета.Ru» яза.
Аның сүзләренчә, шикәр үзе генә диабетка китерми. Әмма аны, бигрәк тә тиз үзләштерелә торган углеводларны, чамадан тыш куллану тән авырлыгы артуга китерергә мөмкин.
Табиб билгеләп үткәнчә, симерү икенче типтагы диабет барлыкка килү куркынычы белән турыдан-туры бәйле. Эндокринолог авыруның башка куркыныч факторлары арасында нәселдәнлекне һәм 45 яшьтән өлкән булуны да атаган.
Шестакова фикеренчә, диабет белән авыру ихтималын киметү өчен татлы камыр ризыкларын һәм майлы ризыкларны куллануны чикләргә кирәк. Ул тәлинкәдә ризыкның яртысын яшелчәләр, дүрттән берен гарнир, калган дүрттән берен аксымга бай ризык тәшкил итү прицибын истә тотарга киңәш иткән.