Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эндокринолог: «Калкансыман бизгә йод җитмәсә, муенга йод тидерүдән мәгънә юк»

Калкансыман биз эшчәнлегенең әһәмияте нидә? Организмга йод җитмәсә, муенга йод челтәре сызудан мәгънә бармы? Кайсы продуктлар йодка бай? «Интертат»ның сорауларына эндокринолог Эльвира Әминева җавап бирә.

news_top_970_100
Эндокринолог: «Калкансыман бизгә йод җитмәсә, муенга йод тидерүдән мәгънә юк»
https://ru.freepik.com

Нәрсә ул калкансыман биз (щитовидная железа)? 

Калкансыман биз – кечкенә генә формасы белән күбәләкне хәтерләткән орган. Ул муен башланган урында – бугаз астында урнашкан. Калкансыман биз берничә төрле гормон бүлеп чыгара. Икесе төп гормон: тироксин (Т-4) һәм трийодтиронин (Т-3). 

Бу гормоннар организмның һәр күзәнәгенә тәэсир итә. Алар организмда тән температурасын һәм матдәләр алмашуының тизлеген, йөрәк эшчәнлеген һәм организмның күпме аксымнар җитештергәнен контрольдә тотуда катнаша.

Калкансыман биз гормоннары югары булган кешеләр тестларны яхшырак үтә. Галимнәр калкансыман бизнең сәламәт активлыгы танып белү сәләте белән бәйле булуын ачыклаган.

Калкансыман биз гормоннары ир-атлар һәм хатын-кызларның репродуктив системасына, ягъни балага узу мөмкинлегенә һәм сөяк системасының торышына тәэсир итә. 

Калкансыман биз гормоннары дефициты гипотиреоз дип атала. Ул калкансыман биз җитәрлек күләмдә гормоннар җитештермәгәндә барлыкка килә. Әлеге авыруга китерүче сәбәпләрне барлыйк. 

  1. Иммун системасының сәламәт тукымаларга һөҗүм итә торган антитәнчекләр җитештергәндә гипотиреоз аутоиммун авырулары барлыкка килергә мөмкин. Кайвакыт бу процесс калкансыман бизгә тәэсир итә һәм аның гормоннар җитештерү сәләтенә тискәре йогынты ясый.
  2. Калкансыман бизне алып атканда яки өлешчә кисеп ташлагач, бизнең гормоннар җитештерүе тулысынча яки өлешчә туктала.
  3. Баш һәм муен яман шешен дәвалауда кулланылган радиоактив нурланыш калкансыман бизгә тәэсир итә һәм гипотиреозга китерә ала.

Гипотиреозны китереп чыгара торган башка сәбәпләр (болары сирәгрәк күзәтелә):

  1. Авыруның тумыштан килгән формалары: кайбер балалар туганда ук калкансыман бизләре начар эшли, кайберләренең бу органы бөтенләй булмый.
  2. Кайбер очракларда калкансыман бизнең ни өчен үсеш алмавын табиблар ачыклый алмый. Кайбер балаларда калкансыман биз авыруының нәселдән килгән формасы бар.
  3. Гипофизар җитешсезлек – гипофизның җитәрлек күләмдә гормон җитештерә алмавы. Бу, гадәттә, яман булмаган гипофиз шешеннән килеп чыга.
  4. Кайбер хатын-кызларда гипотиреоз йөклелек вакытында яки бала тапканнан соң күзәтелә. Әгәр дә гипотиреоз йөклелек вакытында килеп чыкса һәм дәваланмаса, бу баланың вакытыннан алда тууына китерергә мөмкин.  
  5. Йод җитмәү. Калкансыман бизгә гормоннарны синтезлау өчен йод кирәк. Йод нигездә диңгез продуктларында, суүсемнәрдә, йодланган тозда бар.
  6. Йодның артык күләме дә гипотиреоз китереп чыгарырга яки авыруны көчәйтергә мөмкин.

Гипотиреоз башлыча кемнәрдә күзәтелә?

Беренче очракта хатын-кызларда. Ә аннары:

  • гаиләдә гипотиреоз белән авыручы булса;
  • әгәр дә 1нче типтагы диабет яки целиакия кебек аутоиммун авыру булса;
  • әгәр пациент элек бу авыру белән чирләгән булса;
  • муенга яки күкрәк читлегенең өске өлешенә нурланыш алган булса;
  • калкансыман бизгә операция ясаткан булса;
  • йод дефициты булган төбәктә яшәсә.

Гипотиреоз сәламәтлек белән башка проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин. 

  1. Зоб. Организмга калкансыман бизнең гормоннары җитмәгәндә, ул артык көчәнеш белән эшли. Әгәр авыруны вакытында дәваламасаң, калкансыман биз күләме арта һәм муен калыная. Зоб зурайгач, ашказаны юлы һәм трахея кысыла, нәтиҗәдә, йоту һәм сулыш алу белән проблемалар башлана.
  2. Йөрәк проблемалары. Гипотиреоз йөрәк авыруларына китерергә мөмкин. Бу организмда «начар» холестеринның артуына бәйле.
  3. Периферик невропатия. Озак вакыт дәваланмый торган гипотиреоз периферик нервларга зыян китерә. Бу – баш һәм умыртка баганасыннан тәннең калган өлешләренә мәгълүмат тапшыра торган нервлар. Периферик невропатия тәндә авыртулар, кулларда һәм аякларда калтыраулар китереп чыгара.
  4. Балага уза алмау. Калкансыман биз гормоннарының түбән дәрәҗәсе овуляциягә комачаулый ала, балага узу мөмкинлеген киметә. Гипотиреоз күрем килүнең айлык циклын боза. Өстәвенә, күрем күләме артып килә һәм авыртулар китереп чыгара. 
  5. Калкансыман биздә гормоннар җитмәү матдәләр алмашын акрынайта, шул сәбәпле, кеше симерергә мөмкин. 
  6. Гормоннарның түбән дәрәҗәсе баш миенең үсешенә комачаулый. 
  7. Тире коры булу һәм чәч коелу. Калкансыман биз гормоннары җитмәсә, тире корылыгы барлыкка килә, чәч коелырга мөмкин.

Гипотиреоз белән туган сабыйларны дәваламаган очракта, алар физик яктан да, психик үсеш буенча да җитди проблемаларга дучар була. 

Вирус инфекцияләре тәэсирендә тиреоидит – калкансыман бизнең ялкынсынуы күзәтелергә мөмкин. Бу авыру вакытында тупланган калкансыман биз гормоннары үле күзәнәкләрдән чыга. Бу калкансыман биз гормоннарының артуына – гипертиреозга китерә.

Берничә дару куллану да гипотиреозга китерергә мөмкин. Начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган дарулар исәбенә составына литий кергәннәрен билгеләп үтәргә кирәк (андый дарулар хәзерге вакытта сирәк билгеләнә). Шулай ук кайбер психик авыруларны дәвалау өчен дарулар да шундый ук нәтиҗә бирергә мөмкин. Дару кулланганда табибтан аларның калкансыман бизгә тәэсире нинди икәнлеген сорагыз.

Фото: © Эльвира Әминеваның шәхси архивыннан алынды

Калкансыман бизгә диагностика ничек үткәрелә?

Калкансыман биз авыруларын диагностикалау өчен канда гормоннар дәрәҗәсен билгеләргә кирәк. 

Гипотиреоз белән туган балаларда башта сизелерлек симптомнар булмый. Шуңа күрә барлык балаларга да бала тудыру йортында калкансыман биз гормоннары дәрәҗәсен билгеләү өчен скрининг үткәрелә.

Калкансыман биз авыруларын профилактикалауда йод микроэлементы мөһим роль уйный. Йод тироксин (Т4) һәм трийодтиронин (Т3), калкансыман бизнең ике гормонын синтезлау өчен кулланыла.

Нинди продуктларда йод бар?

Иттә, сөт продуктларында, яшелчәләрдә. Әмма аларның йодлы суда һәм туфракта үскән булуы шарт. Россиянең күп төбәкләрендә йод дефициты күзәтелә. 

Йод булган ризыкларга игътибар итегез: суүсемнәр; минтай, сельдь (диңгез балыгы); кысла, кальмар, мидия (диңгез продуктлары); йодлы тоз; йомырка.

Көненә күпме күләмдә йод кулланырга ярый?

Йодның киңәш ителгән тәүлек дозасы 150 микрограммны тәшкил итә. Әмма бу – йөкле хатын-кызлар өчен 220, имезгән хатын-кызлар өчен 290 микрограммга кадәр.

Суүсемнәрнең төрлесендә йод күләме төрлечә. Мәсәлән, суши өчен кулланылган 1 грамм нори («кызыл суүсемнәр» дип аталган суүсемнәрнең японча атамасы, алар ашау өчен әзерләнгәндә киптерелә һәм караңгы яшел төскә керә) көнлек йод нормасының якынча 25 процентын тәшкил итә. Йодның тәүлеклек нормасын алу өчен көн саен тәрәч балыгын (якынча 125 грамм), диңгез кысласын (якынча 340 грамм) ашарга кирәк. Йод ашказаны-эчәк трактында 95 процент үзләштерелә.

Профилактика өчен йодны муенга тидереп челтәр ясауны хуплаучылар бар. Аның организмга файдасы бармы?

Йод җитмәүне кисәтү максатыннан йодлы антисептиклар куллану киңәш ителми. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, йод молекулаларының бер өлеше тиредән парга әйләнә, икенчеләре тирегә сеңә. Бу исә 5-7 тәүлек дәвамында канда, аннары бәвелдә йод концентрациясенең артуына китерә. Артык йод бәвел белән чыгарыла, чөнки ул суда эри. Шулай итеп, дефицитны профилактикалауның бу ысулы даими куллану өчен яраклы түгел. Аның тиешле дозасын билгеләп булмый һәм, артыгын кулланып, организмга зыян салу куркынычы бар. 

Организмда йод дефицитын билгели торган тагын бер дөрес булмаган ысул бар. Ул исә көндәлек сидектә йод концентрациясен тикшертү. Әлеге тикшерү бер көн элек ашаган йодның күләмен, тиредән йодның юкка чыгу тизлеген генә чагылдыра.

Югарыда санап үтелгәннәр белән бәйле рәвештә, барлык йод җитмәүче төбәкләрдә йодланган тоз куллану яки, индивидуаль йодлы профилактика үткәрү максатыннан, табиб билгеләве буенча йод препаратларын куллану киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100