Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гормональ препаратларның нәтиҗәсе: «мәңгелек» яшьлек яки яман шеш?

Мәңге яшь булып калу – күпчелек хатын-кызларның хыялы. Матурлык артыннан куып, алар нинди генә адымга бармый. Шул исәптән, пластик хирургиягә мөрәҗәгать итә, картаюны тоткарлый торган дарулар белән мавыга. Гормональ препаратларның әһәмияте һәм зарары турында «Интертат»ка эндокринолог Гүзәл Садыйкова сөйләде.

news_top_970_100
Гормональ препаратларның нәтиҗәсе: «мәңгелек» яшьлек яки яман шеш?
https://ru.freepik.com

Сез гормональ препаратлар яклымы яки каршымы?

Гормональ препаратлар – гормоннар яки гормоноидлар булган дарулар. һәр препаратның үз күрсәтмәләре бар. Кемгәдер ярый, ә кемгәдер – юк. Мин гормональ препаратларны 45 яшькә кадәрге яки аналык бизләрен алдырган хатыннар кулланганны хуплыйм.  

Әмма беркайчан да гормоннарны мөстәкыйль кулланырга ярамый. Бу – кеше организмының барлык функцияләре белән идарә итүче актив матдәләр. Әгәр гормоннар организмда артык яки ким булса, өзлегүләр башланырга  мөмкин. 

Организмның нинди хәлдә булуын, нинди гормоннар җитмәвен, ә кайсылары, киресенчә, артык булуын кан анализын тапшырып белеп була.

Гормональ препаратлар нәрсәдән гыйбарәт?

Эстроген һәм прогестаген гормоннарыннан.

Эстрогеннар – хатын-кыз организмында өстенлек иткән стероид җенес гормоннары. Эстрогеннар хатын-кызларда аналык фолликуляр аппараты белән синтезлана. Хатын-кызларда эстрогеннар репродуктив системаның нормаль үсешен һәм эшләвен тәэмин итә. Эстроген гормоны җитмәү психоэмоциональ һәм физик хәлнең бозылуына китерә.

Прогестагеннар – хатын-кызларда аналык, плацента һәм өлешчә бөер өсте бизе (надпочечник) белән  җитештерелгән стероид җенес гормоннары. Хатын-кызларда нормаль секретор эндометрия (менструаль циклның икенче яртысында барган үзгәрешләр) барлыкка килү мөмкинлеген тәэмин итә. 

Хатын-кызларга гормональ препаратларның әһәмияте нидә?

Менопауза – хатын-кыз гомеренең чираттагы этабы. Аңа җайлашырга кирәк.

Әгәр сездә менопауза 45 яшькә кадәр башланса, гинекологка мөрәҗәгать итеп, дәвалану чарасын күрергә кирәк. Чөнки әлеге яшь бик иртә санала.

45 яшьтән өлкәннәргә күрсәткечләр төрле. Гормонотерапия хатын-кызның климакс чорында сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Ул вакытта организмның репродуктив функциясе һәм аналык гормоннары җитештерү сәләте кими. 

Гормоннар тире, чәч һәм тырнак матурлыгына һәм сәламәтлегенә, тиренең яңарыш процессларына тәэсир итә. Эстроген, кортизол, Д витамины, тестостерон, прогестерон, мелатонин һәм башка гормоннарның җитмәве яки артыклыгы тышкы кыяфәттә дә, эчке халәттә дә нык чагыла.

Хатын-кызның гормоннар белән проблемалар булуын ничек аңларга?

Менопауза вакытында гомуми үзгәрешләр бөтен хатын-кызларда да бер үк, ә стадияләре төрлечә була.

Мәсәлән, күрем килү вакыты үзгәреп тора. Я ул бик иртә, я соң башлана. Алдан цикл 28 көн саен кабатланса, аннары ул 21-24 көнгә кала. Шулай ук, кан китү (кровотечение) куркынычы яный, төнлә шабыр тиргә бата. Бигрәк тә күрем килү көннәре алдыннан. Шулай ук тән кызу һәм калтырату билгеләре хас.

Гомуми зарланулар: метаболизмның акрынлануы, стабиль яшәү рәвеше алып барудан карамастан, тән авырлыгының артуы, күпме генә ял итсәң дә, арыганлык хисе, эмоциональ яктан стабиль булмау, йокы вакыты сакланмау. 

Менопауза хатын-кызларда кайчан башлана?

Бөтен дөнья буенча менопаузаның уртача вакыты – 48,8 яшь. Безнең илдә ул 49 яшьтән 51 яшькә кадәр.

Гормональ препаратлар яман шеш авыруы куркынычы тудырырга мөмкинме?

Минем практикада андый хәл булганы юк. Күкрәк бизе яман шеше куркынычы ЗГТ (гормонны алыштыру терапиясе) кабул итү фонында түбән. 1 хатын-кызга 1000 очрак туры килә. Ягъни күкрәк тыгызлыгы арту, тән авырлыгы югары булу, гиподинамия һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгу яман шеш барлыкка китерүдә күбрәк роль уйный.

Шулай итеп, гормональ препаратлар яман шешне китереп чыгармый, ә аның барлыкка килү куркынычын арттыра. Күкрәк бизе яман шеше куркынычы прогестерон компонеты нормадан арткач яный. 

  • Прогестерон – стероид гормоны, аның төп функциясе – хатын-кыз тәнен йөклелеккә әзерләү.

Препаратларны күпме вакыт эчәргә кирәк?

Әгәр препаратлар эчәргә билгеләгәннәр икән, пациентка ел саен тикшеренеп торырга кирәк. Пациентның яше һәм постменопаузаль озынлыгы арта барган саен, билгеләнгән терапия дозасын киметүе хәерле. 

Гормональ препаратлар белән тән тиресе картаю процессын тоткарлап буламы?

Әйе. Препаратлар картаю процессын тоткарларга мөмкинлек бирә. Шулай ук гомер озынлыгын арттырырга һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Әмма аның куркыныч якларын да билгеләп үтәргә кирәк. 

Кайбер хатын-кызларда гормональ терапия тромбоз, инфаркт, инсульт, күкрәк яки аналык яман шеше, үт куыгы авыруларын барлыкка килү куркынычын тудыра. Шуңа күрә һәр хатын-кыз белән табиб индивидуаль рәвештә сөйләшүләр үткәрергә тиеш. 

Фото: © Гүзәл Садыйкованың шәхси архивыннан алынды

Гормональ өзеклекләрне профилактикалау

  1. ким дигәндә 7-8 сәгать йокларга; 
  2. ашаган ризыкның калорияләрен исәпләп барырга, чөнки яшь барган саен метаболизм начарая, һәм артык ашалган шоколад шунда ук майга әйләнә;
  3. көненә 1,5-2 литр су эчәргә;
  4. даими физик күнегүләр ясарга: ул тән авырлыгын гына түгел, ә мускулларны да сакларга булышачак, кәефне күтәрәчәк һәм остеопороздан (сөякләрдә кальций югалту белән бәйле авыру) саклаячак;
  5. глюкозаны һәм кан липидларын, кан басымын тикшерергә;
  6. менопаузадан соң 5 ел узгач, денситометрия ясатырга (остеопорозны тикшерү);
  7. витамин Д3 турында онытмаска;
  8. гормональ булмаган үсемлек препаратларын кулланырга (алдан табиб белән киңәшләшү кирәк).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100