Чөгендерне артык күп ашау кан басымы төшүгә, хәлсезлеккә һәм баш әйләнүгә китерергә мөмкин, чөнки бу яшелчәнең составында табигый нитратлар күп. Бу хакта табиб-эндокринолог Анастасия Алтунина аңлата.
«Нитратлар сәламәтлек өчен куркыныч түгел, алар организмда кан тамырларын киңәйтүче һәм кан әйләнешен яхшыртучы азот оксидына әйләнә. Әмма чөгендерне зур порцияләр белән ашау кан басымы бик каты төшүгә, хәлсезлеккә һәм баш әйләнүгә китерергә мөмкин», — ди ул «Лента.ру» белән әңгәмәдә.
Эндокринолог әйтүенчә, чөгендерне артык күп ашау шулай ук бөердә ташлар барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу яшелчәнең составындагы оксалатлар белән бәйле. Моннан тыш, чөгендернең гликемик индексы югары. Бу кандагы шикәр күләме кинәт артуга китерергә мөмкин. Шикәр чире белән авыручыларга чөгендерне чама белән генә ашарга киңәш ителә. Шулай ук бу яшелчәне күп ашаган очракта эч күбенергә, газлар җыелырга һәм эч китәргә мөмкин, ди белгеч.