Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өендә ял итеп яткан ир-атны кадый торган агулы үрмәкүч тешләгән

Өендә ял итеп яткан ир-атны кадый торган агулы үрмәкүч тешләгән

news_top_970_100
Өендә ял итеп яткан ир-атны кадый торган агулы үрмәкүч тешләгән
Самара өлкәсенең Студенец авылында яшәүче бер ир-атны сары корсаклы кадый торган үрмәкүч тешләгән. Авыл Сызрань шәһәреннән 30 км ераклыкта урнашкан. Имгәнгән ир-атның туганы әлеге вакыйга турында КТВ-Луч каналына сөйләгән.

29 июльдә ир-ат авылдагы өендә ял итеп утыра. Шул чакта бер үрмәкүч килеп чыга һәм ир-атның күкрәген тешли.

Бөҗәк тешләгәннән соң, ир-атның тәне бик нык авырта башлый, тешләгән урын шешеп чыга. Ир-атны хастаханәгә илтәләр. Табиблар ярдәм иткәч, авыруның хәле бераз җиңеләя. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята.

Сары корсаклы кадый торган үрмәкүч (желтосумный колющий паук) бик агулы. Аның озынлыгы 15 мм чамасы була. Бу үрмәкүч Европада яши торган үрмәкүчләрнең Хеиракантиум ыругы вәкилләре арасында иң агулысы булып санала. Кадый торган үрмәкүч тешләгән урын шөпшә тешләгәннән дә катырак авырта.

Белгечләр сүзләренчә, сары корсаклы үрмәкүч кешегә зур зыян китерергә мөмкин. Үрмәкүч тешләгән кеше үлми, тик имгәнгән кеше бик ачы авырту тоя, ул шешенә, коса, башы әйләнә, тәне калтырый, температурасы һәм артериаль кан басымы күтәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100