Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Энә белән җеп кебек иделәр». Ир белән хатын балык тотканда икесе берьюлы үлгән

news_top_970_100

Ярты гасырдан артык бергә яшәгән ир белән хатын, балыкка баргач, икесе берьюлы үлә. Фаҗига Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә була. Бу турыда E1.RU яза.

Запольскийлар гаиләсе балык тотарга бик ярата, 18 август иртәсендә Карабашка елгасына балыкка киләләр. 75 яшьлек Любовь Ивановна мәетен суда, 76 яшьлек Валерий Васильевич мәетен машина янында табалар.

«Әле дә ышана алмыйбыз. Алар гел энә белән җеп кебек иделәр, һәрчак һәм бөтен җирдә гел бергә», – ди туганнары.

Любовь Ивановна Свердловскидан Тәүдегә гаиләсе белән күченә, хисапчы булып эшли. Валерий Васильевич Төмән өлкәсендә авиамеханик була. 70нче елларда Тәүдегә командировкага килә дә мәхәббәтен очрата. Аннары ул үзе дә бирегә күченә.

Балалары үскәч, алар икесе дә балык тоту белән мавыга башлый. Башта шәһәр читенә барсалар, соңрак Тәүдедә балык яхшы чиртә башлый. Кеше булмаганрак урыннарга йөрергә яраталар.

«Без аларның икесе генә йөрүе өчен борчылдык инде. Миңа да «гел йөрисең дә йөрисең» диләр. Мин инфаркт кичердем. «Диванда үлем көтеп ятыйммыни», – дим. Алар, пенсиягә чыккач, көн саен диярлек йөрде», – ди туганнары Николай.

Валерий Васильевич балыкка барырга яхшылап әзерләнә. Ул явым-төшем генә түгел, җил юнәлеше дә әһәмиятле булуын белә. Фаҗига булган иртәдә алар шәһәрдән 15 км чамасы еракка китә, анда элемтә дә булмый. Якыннары фикеренчә, менә шул да зур хата булган.

Ир белән хатын үлеме сәбәбен судмедэкспертлар ачыклый. «Әни яр буенда ук үлгән, елгага башы белән төшеп киткән. Әти аның үлгәнен аңламаган, тартып чыгармакчы булган», – ди уллары.

«Алар батып үлмәгән, икесенең дә йөрәге туктаган. Әнинең үпкәләрендә су юк. Якында кеше дә булмаган. Әти Тәүдегә шалтыратырга маташкан, ләкин анда телефон тотмый. Менә шунда ул да чыдый алмаган, үлгән. Моңа кадәр әтигә инфаркт булган иде, әни әле күптән түгел генә диспансеризация узды. Аңа, дәвалану кирәк, диюче булмады. Ә аның авырулары булган, беркая барырга ярамаган», – ди ул.

Тикшерү бара, ләкин, ачыкланганча, биредә криминал юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100