Җен кеше баласын алыштыра, Хозыр Ильяс юлда ярдәм итә: «Пәри башка, җен башкамы?»
Татар акылында җеннәр нинди кыяфәттә? Алар чынлап та кеше баласын яисә карындагы сабыйны урлый аламы? Инсультны нишләп элек «җен суккан» дигәннәр һәм мунчага нигә тамак кырып керергә кирәк?
«Татар ядкярләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова «Пәри башка, җен башкамы?» темасына лекциясендә татар-мөселман дөньясындагы мифик затлар, җен-пәриләр һәм укучыны вәсвәсәгә салучы шайтаннар турында сөйләде.
Җеннәр дөньясы һәм аларның кеше тормышына йогынтысы
Җеннәр дөньясын беләбез һәм менә Ислам динендә дә ул аңлатыла. Хәтта Җеннәр мәчете дә бар бит, шуңа күрә мәчетләрдә җеннәр булырга мөмкин, шунлыктан төнлә мәчетләргә бик кермиләр. Җеннәр дә, пәриләр дә параллель дөньяда үзләренең колонияләре белән яши, дип аңлаталар. Үз дөньяларында яшиләр. Җеннәр яшиләр генә түгел, алар шунда дөньяларын тулысынча көтәләр.
Фәнзилә Җәүһәрова
Мин сезгә татар акылындагы җеннәрне сөйлим. Җеннәрнең шундый үзенчәлеге бар: алар адәм балаларын бик ярата, шуңа күрә бездә бала туганнан соң кырык көн узганчы, ничек кенә булса да, аны саклыйлар, чөнки җен алыштырырга мөмкин. Әйбәт кенә үсеп килә торган бала бер заманны үсми башлый, елый, бернинди сүзе юк, күзе акая... Ул инде җен баласына әйләнә.
Җеннәр бигрәк тә кызларны урлый... Карындагы балаларны да урлау бар әле! Аны ирәннәр дә диләр, җирәннәр дә диләр. Ул гаҗәп үзенчәлекле.
Ничек итеп саклыйлар соң? Беренче чиратта, җен тимер-томырны бер дә яратмый. Икенче чиратта, динле, догалы кешедән җен курка. Шуңа күрә Коръән аятьләрен баш астына салалар, яисә сиртмәле бишек булса, сиртмәсенә кыстыралар.
Җен алыштырган балалар йөрмәс була, алар үсми. Чөнки ул җен баласы. Җен, пәридән аермалы буларак, төрле кыяфәтләргә керергә мөмкин: кеше булып та, эт, ак һәм кара мәче дә булырга мөмкин. Җен һәрвакыт караңгы вакытта йөри.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Экспедицияләрдә йөргән вакытта җеннәр турында бик күп материал яздырдым. Мәсәлән, урманда утын кисеп, печән чабып алып, ипләп кенә кайткан вакытта бервакыт җигелгән ат сикерә, пошкыра, тибенә башлый. «Берничек тә алга атламады, ат әллә нишләде, тиргә батты, күзләре акайды», - дип сөйләгән иделәр.
Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, атны тугарырга кирәк. Атның дугасында түгәрәге — кыршавы бар. Шушы кыршауның кире ягыннан карасаң, анда арба тулы җеннәр икән. Алар авырлар, ат, мескен, аларны тарта алмый икән. Атны тугарасың, дугасын әйләндереп яңадан атны җигәсең икән, шуннан соң теге җеннәр «шыр-шыр-шыр» килеп чабалар, ди.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Нәрсә эшләргә була? Җен үзеннән курыккан кешене генә куркыта. Курыкмасаң, шаккатмасаң, ул нәрсә эшләргә белмичә китә дә бара, шуңа күрә җеннән курыкмаска кирәк.
Безнең динебездә образлар формалаша. Н.В. Гогольның «Вий» дигән әсәре бар. «Вий» киносын төшерүче режиссер һәм аның художнигы, сценаристы җеннең койрыгы да бар... Ул безнең җен түгел, әлбәттә. Кинодан карап, җеннәрне дә без шушы кыяфәттә дип уйлыйбыз. Җен ниндидер бер төрле койрыклы, дуңгыз борынлы, чучка борынлы түгел. Бездә җен бөтенләй башка кыяфәтләргә керергә мөмкин.
«Җеннәр кайбер кешене бик ярата, кайбер кешеләр җенне бик ярата»
Татар-мөселман дөньясында төн җиттеме — «Бисмилла» әйтеп, ишекне биклибез. Төн җиттеме, өстәлдә торган су, сөт, ризык ачык калырга тиеш түгел. Татар дөньясында тик торганнан гына ашъяулыклар, чәй япмалары белән табынны капламыйлар. «Бисмилла» дип әйтеп, өстәлдәге әйберләрне каплыйбыз. Капламасак? Җен тәгам кылырга мөмкин. Җен тәгамыннан соң, җен ашаганнан соң шул ризыкны ашасаң, сиңа зәхмәт керергә мөмкин.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Ул бигрәк тә сөтне ярата. Балаларын сөттә рәхәтләнеп коендыра да, алып килеп куя. Сөтне капламаган булсаң, шуны эчәсең... Шуңа күрә «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип, әйтеп кенә ашый башларга кирәк. Тәрәзә төбенә дә ризык куймыйбыз, җен юлы ул. Төнлә аннан җен йөри. Җеннең ире дә, хатыны да, балалары да була, алар колония белән яши. Җен татар кешесе өчен, җен кеше белән бергә яши.
Җеннәр кайбер кешене бик ярата, кайбер кешеләр киресенчә, җенне бик ярата. Шуңа күрә без: «И, аның җеннәре бардыр инде» дип, эшлекле кешеләргә әйтәбез. Җеннәре булган кешеләр турында хәзер дә гыйбарәләр бар. Мәсәлән, «җеннәре булыша» дибез. Җеннәре булышкан кешеләрне авылыбызда да беләбез, каядыр якын кешеләребездә дә бар ул. Андый кешеләрне без билгелибез, чөнки алар тиз, күп эшли торган була.
Аннан соң «җеннәре ашата» дибез, җен ашарга ярата, димәк. Ул үзе түгел, җеннәр ашата бит аны, диләр. Кинәт котырынып китә торган булса, сабыр, тыйнак булмаса: «Җенле кеше», - дибез.
Җеннең үзенчәлекләре шактый күп. Ул артыңнан ияреп, озата барырга мөмкин. Озата бара икән: «Син нәрсәгә барасың?» — дип эндәшсәң, шунда ук юкка чыгарга мөмкин. Бу очракта ул сине бернишләтми. Куркытырга мөмкин, ләкин курыксаң, ул сине куркыта.
«Мунча – җен оясы»
Татар өчен җен йөри торган юлларның төп-төгәл урыннары бар. Мәсәлән, бездә мунча – җен урыны.
Фото: © «Интертат»
Шуңа күрә элек-электән без мунчаны йорттан читтәрәк төзегәнбез. Хәзер күп очракта ул читтә түгел, мунчаларны өйгә тоташтырып коралар. Әмма элеккеге татар акылы өчен бу әйбәт гамәл түгел. Өйгә тоташкан мунча ул - бик үзенчәлекле. Мунча шулай ук — җен йөри торган җир, җен оясы. Шуңа күрә мунчага кергән вакытта тамак кырып керәсе. Чыгып киткәндә: «Муллалар, мөәзиннәр, керенегез! Мулла белән абыстайның гына керәсе калды», – дип чыгып китәсе. Җеннәр мулла белән абыстайдан курка, чөнки алар дин кешеләре.
Җеннәр белән бәйле әкиятләр
Берничә әкияттә җеннәр дә урын алган. Мәсәлән, «Сумка» дигән әкияттә. Әкиятнең сюжеты да тотрыклы түгел, һәрвакыт үзгәреп тора. Сюжетта - 1960 нчы еллардагы татар авылы сурәтләнә. Егетләр, кызлар бүрәнә өстендә кич утырганнар, ди. Гадәттә, уйнаганда җәза бирәләр: «Шуның бакчасыннан алма алып кил, моның бакчасыннан кыяр алып кил», - дип. Ә монда бер егеткә: «Шуның-шуның мунчасыннан себерке алып кил. Төнге сәгать 12дә», - дигән җәза бирәләр икән. Егет бик курка. Шулай да, мунчага бара. Килеп кергәч, ни күрсен: җеннәр мәш килә икән!
Шуннан соң ата җен бу егетне эләктереп ала: «Кызыма өйләнмәсәң, без сине җибәрмибез. Хәзер себеркеңне алып китәсең, иртәгә төнлә сәгать 12дә киләсең. Килмәсәң, чирлисең, 2 көннән үләсең», — дигән. Шуннан соң егет себеркене алып килә, беркемгә берни әйтми, калтырый-калтырый өенә кайта. Шуннан соң җен кызына өйләнә, икенче көнне туй була. Шуннан бу егет әниләренә: «Мин кыз алып кайттым. Җен кызы», — дип әйтә.
Тора-бара алар гел мунчада билгеле бер вакытта барлыкка киләләр дә, юкка да чыгалар. Бу егет гел шунда, шулар арасында икән. Сюжет шуның белән дәвам итә. Гаҗәп кызыклы, ул сумкага бәйле. Нәтиҗәдә нәрсә була: бу кыз кайчандыр җен тарафыннан урланган кеше кызы була. Җеннәр бу кызны үсми торган бер балага алыштыра. 18 яше тулыр-тулмас кыз үзенең әти-әниләренә кайта, сөйли: «Мин җен кызы түгел идем, — ди. — Мин - кеше кызы, минем бернинди сихер-сыйфатым юк», — ди. Әдәбиятыбызда андый сюжетлар шактый.
«Җен чир бирә, зәхмәт кагылдыра»
Җен әле ул тагын сихерли, җен чир бирә, зәхмәт кагылдыра. Алып китә дә, каядыр яшереп куя түгел. Ни өчен мунчага тамак кырып керергә кирәк? Җеннәр шунда булса, кеше куркып кала һәм җен суга. Инсульт була. Татар телендә инсульт — «җен суккан» дигән чир. Зәхмәт үзеннән-үзе генә кагылмый. Җен юлында булсаң, җеннең зәхмәт кагыла.
Татар дөньясында кече яки олы йомышларыңны, синең физиологик халәтеңә бәйле, теләсә кайда йомышларга ярамый. Ул җен юлы булырга мөмкин. Җен юлы булдымы, сиңа җеннәр зәхмәт җибәрә һәм сиңа зәхмәт кагыла. Зәхмәт — чир дигән сүз. Зәхмәтне терелтеп, дәвалап булмый. Зәхмәткә шифа табуы бик авыр, аңа әллә нәрсәләр эшләргә кирәк. Татар җененең шундый үзенчәлеге бар.
Җен дә, пәри дә - шушы ике персонаж татар дөньясында бүгенге көндә урыннарын биләп алганнар, яшиләр. Миңа кайчак: «Мифлар кайчан юкка чыга?» — дип сорау бирәләр. Юкка чыгу мөмкинлеге бер генә — әгәр тел бетсә. Тел саклана икән, ул тел белән бергә барыбер кемдер кемгәдер сөйли, кемдер сөйләгәндә, кемдер тагын кемгәдер сөйли. «Моны эшләмә, тегене эшләмә, болай итмә, тегеләй итмә», — дигән җөмләләрне әйтеп торабыз. Алай эшләргә ярамый, алай эшләсәң болай була, болай эшләргә ярамый, болай эшләсәң сиңа җен килә, җен булып күренерсең, дибез.
Әгәр иләк алып, татар текстларын иләк аша үткәрсәк, анда җенгә бәйле нинди генә гыйбарәләр, сүзтезмәләрне күрмибез.
Чир дигәч тә, медицина китапларының терапия дигән бүлегенә кергән исемлектән тыш та, әллә нинди чирләр булырга мөмкин. Шуңа күрә безнең тыюларыбыз бар: моны эшләргә ярамый, бу табигатькә бәйле. Анысы мәҗүси традицияләребез: бездә су тота, җир тота. Аларны да кайтарып булмый.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Суны пычратырга хокукыбыз юк. Пычратасың икән, сине су тота. Су тотканны кире кайтару бик авыр. Су тотканны ислам дине белән генә булмый, анда әллә нинди имнәр бар. Кемнеңдер бөтен тәненә ниндидер кычыту чыга, ул экзема да түгел. Кемдер кисәк кенә бәрелеп китә, су тоткан була - дөм чукрак кала.
Җир тоту — котычкыч, җир тотулар шулхәтле күп. Теләсә кайда йомышлыйсы түгел. Бер яктан бу - мәҗүсилектән калган. Гомумән, төрки-татар дөньясы, безнең халкыбызның мәдәнияте — ул искиткеч экосистема. Бездә шуның кадәр табигатькә мәхәббәт зур. «Гомер буе агач кисте, шуңа күрә гомере кыска булды», - диләр. Бездә агачны да күп итеп кисәргә ярамый. Никадәр кирәк, шуның кадәр генә.
«Әллә кая утырып йомышын йомышлаган, шул көннән соң абынып егылган да, колагы белән ташка төшкән. Дөм чукрак», - дип сөйләделәр. Җир тоткан. Шуннан бирле я инсульт суккан була, я нәрсәдер, берничек тә рәткә китерә алмыйлар кешене. Я ашамас була.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
«Менә шунда барырга ярамый, менә моны алырга ярамый, монда изге урын», - диләр. Һәрберебезнең изге урыннары бар. Ботагын да, җиләген дә алырга ярамый. Карт белән карчык сугыш вакытында изге урында үсә торган агачның ботагын алып кайтканнар, ягырга башка әйбер булмаган. «Икесе дә ботак шикелле шулай корышып үлгәннәр яки елаганнар», - дип сөйләде халык.
Тагын бер булган хәлне сөйлим. 1960 елларда күпер салдырырга кирәк булган. Тауны ачканнар, аннан таш чыгарганнар, ә анда изге зират булган. Берсе - тракторист, берсе - йөк машинасында эшләүче, берсе – бригадир. Башта тракторист белән йөк машинасында эшләүче үлгән, бер ай үтмәгән, өченчесе - бригадир да үлгән. Шуннан бирле тау ачылган килеш тора, ди. Шулай булгандыр дип мин әйтмим, ләкин халык сөйли. Халыкта табигатькә шундый үзенчәлекле мөнәсәбәт булган. Ул халыкның акылына дөньяны танып белү системасына утыртылган.
«Җен кешенең эченә кереп урнашырга мөмкин»
Бездә бик борынгы заманнардан килгән мифик затлар бар, алар кешедә яши. Русча «субстанты» дибез, без аларны күрмибез. Мәсәлән, кот. Кот кешенең эчендә яши. «Котым чыкты», - дибез. «Җенемне чыгарма», - дибез. Җен аның янында яши (эчтә түгел). Бөтен кешенең җене була, ләкин ул җен - параллель дөньяда. Шулай да, җен кешенең эченә кереп урнашырга мөмкин. Җен кереп урнашкан кеше, гадәттә, шизофрения авыруы белән чирле була. Мәсәлән, Борисково мәчетендә җеннәрне чыгаралар, анда махсус ритуаллар башкаралар.
Бохарадан ерак түгел бер мәдрәсәдә булдым. Ул XV гасырга карый. Анда бүгенге көндә дә сакланган ташлар белән әйләндереп алынган 4 зур чокыр бар. Алар шактый тирән, аларның капкачлары бар. Шушы мәдрәсәгә кешеләрнең җеннәрен чыгару өчен алып килә торган булганнар. Котыбыз үзебездә булса - без сәламәт, дөньябыз көйле. Җен керсә, урнашса, кеше чирли. Эпилепсияне, саташып кычкырып йөрүчеләрне дә элек «җен кергән» дип әйткәннәр. Аларны берничәшәр тәүлек шушы чокырларга салып, дога укып, җеннәрен чыгарганнар. Бүгенге көндә дә анда килеп дога кылалар.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Экспедициядә булганда Себер татарларында җен чыгару күренешләрен бик күп яздырып алган идек. Ничәшәр көн бертуктаусыз көйләп, дога укыганнар. Музыканы шаманнардан калган дип исәплим. Ислам дине белән синтезга килгәннәр. Алар скрипкада, аннары гармунда уйный. Аны бит туктаусыз, җене чыгып беткәнче, өч тәүлек буе уйнап торырга кирәк! Эпилепсияне дәвамлый торган мәкамнәре бар.
Карыныңдагы балага җан иңгән булса да, аңа исем кушып мөселманча җиргә иңдерергә кирәк, чөнки җеннәр үзләренең колониясенә алып китәргә мөмкин. Әмма җеннәр кеше баласыннан үзләренең популяциясен арттыра алмый. Ул аларга төрле-төрле очракларда файдаланыр өчен кирәк. Кеше белән җеннең мөнәсәбәтеннән, кеше белән пәринең мөнәсәбәтеннән балалар тумый.
Җен - әйбәт персонаж түгел, ул кешегә начарлык китерә. Җен чыгару - ислам дине ритуалларында бар.
Сихерчеләр җеннәр белән аралашамы?
Имче-томчыларның җеннәр белән бәйләнеше бармы дигәндә, без андыйларны сихерче дибез. Сихерне татар яратмый. Сихерче карчык дигәнне без бик белмәдек. Кешеләр әкәйгә - мари карчыгына бара - шулардан сихер ясатып кайталар. Татар сихерсез яши дип әйтә алмыйм. Татарда сихер куллану бар. Гомумән, Казан татарлары шәригать кануннары белән яшәргә күнеккән була. Шуңа күрә сихерче бездә булмагандыр дип әйтә алмыйм…
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Имчеләр бар. Хәнәфи мәзхәбе халыкның традициясен беркадәр үзенә сеңдергән, аны кабул итә. Имче барыбер «бисмилла» белән эшли. Никадәр дога! Шаккатасың. Ул әллә нинди төнәтмәләр эчертә, әллә нәрсәләр сыза, ләкин ул догалар укый. Бездәге им-том итүнең шундый спецификасы бар.
Бүген дә им-том итүчеләр күп. Әлеге дә баягы — әбидән өйрәндем, диләр. Нинди дә булса мәктәбе юк аның. Әлеге шөгыльне калдыру, кемгәдер бирү бар. «Әгәр сихер белән эш итсәң, үлә алмыйсың», - дип әйтәләр.
Сихер сүзе безнең телгә соң кергән. Зәхмәт тә безнең тел сүзе түгел. Бары тик кеше генә сихерче була ала. Ул булган әйбер, тик торганнан гына шаманнар килеп чыкмаган. Чирне чыгарганнар. Ак, кара шаманнар булган. Шуның шикелле, кешене терелтә, кешене чирләтә торганы булган. Андый кешеләр ниндидер инструментларга, методикасына ия булган.
Этнография буенча экспедицияләрдә йөргәндә танылган этнограф-галимә Рәмзия апа Мөхәммәтованы бер сихерче апа белән таныштырганнар. Сихергә бәйле түгел, ул гомумән, этнографиягә бәйле сихерченең сөйләмен яздырып алган. Шуннан соң 7 яки 8 ел үткән һәм теге сихерче апа Рәмзия апаны янына чакыртып алган. «Мин сиңа тапшырырга тиеш. Үлә алмыйм, миңа тапшырырга кирәк», — дип, үлә алмыйча интегеп ята икән. Рәмзия апа әйтә иде: «Котларым чыкты, тизрәк чыгып киттем», — дип. Шуңа күрә, гадәттә, сихерчеләр бу шөгыльләрен кызы ягыннан булган кызга, яисә сеңлесенең кызына калдыра. Чит кешегә тапшыра алмыйлар.
Мөселман дине нигезендә бөтен нәрсәне Аллаһы Тәгалә дип кабул итәбез һәм Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, дибез. Ләкин халыкта традицияләр менә шулай синтезлана. Бисмилла белән башлыйлар. Өч кат «Нәс», аннары «Фәләкъ»не, аннары «Ихлас» сүрәсен, аннары «әл-Кәфирун»ны укыйлар. Әлбәттә, тәһарәтле килеш чип-чиста киемнәр кияләр, шуннан соң укып, мәҗүси эшкә тотыналар. Аннары инде «Аллаһу Әкбәр» дип тәмамлыйлар.
«Хозыр Ильяс адашканнарга булыша»
Кеше нинди дә булса хәлгә юлыга да, аңа кемдер булыша. Хозыр Ильяс бик үзенчәлекле персонаж. Ул безгә ислам дине белән кушылып киткән дип исәплим.
Барлык төркиләрдә булмаса да, ләкин зур бер өлешендә Хызыр буларак билгеле ул. Ә Ильясы, күрәсең, кушылып киткәндер. Бүгенге көндә Хозыр белән бәйле көннәрне азәрбайҗаннар үткәрә. Әмма татар кешесе өчен күп очракта ул ниндидер бер төрле юлаучы. «Хозыр Ильяс юлдаш булсын», - дибез.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Хозыр Ильяс төрле кыяфәттә килеп чыгарга мөмкин. Ул карт бабай кыяфәтендә, күп очракта ак күлмәктән, ак киемнән, чалмадан булырга мөмкин, таягы бар аның. Ул юлда адашканнарга булыша. Экспедицияләрдә андый хәлләрне күп яздырдык без: «Хозыр Ильяс булган инде ул», — диләр.
Әле адаштыра торган урыннар бар бит әле! «Җен адаштыра» — дибез, «җенле урын» — дибез. «Шул урында әйләнеп йөреп, шуннан соң буран чыкты», - дип сөйли берәү. «Буранда каршыма ап-актан киенгән кеше килеп чыкты да, ул атлап бара, аның артыннан мин атлап барам. Берзаман каршыма утлар күренде, мине авылга җиткерде дә куйды, бер сүз дә эндәшмәде», - ди.
Хозыр Ильяс сөйләшми, эндәшми. Себердә экспедициядә булганда исемдә калган: аларда парча тукымадан тегелгән яшелле-ялтыравыклы кечкенә генә тукыма кисәкләре бар. Имеш, XIX гасырның ахырларында авылларына Хозыр Ильяс килеп кергән. Шуннан соң үлгән. Шуның бөтен чапанын, кечкенә кисәкләрегә бүлеп, таратып чыкканнар. Шул кисәкләрне «Хозыр Ильясныкы» дип, саклыйлар.
Бездә мосафир - зур кеше. Аның асылында - ул мөсафирның Хозыр Ильяс булуы. Хозыр Ильясны чәй эчертмичә җибәргәннәр дә, бәлаләр килгән, ди. Шул хакта да күп сөйләделәр. Хозыр Ильяс килеп кереп, аңа чәй эчертеп, табынны корсалар, көтелмәгән нигъмәтләр булган, ди. Әмма аны җен димиләр. Хозыр Ильясның рәхмәте, диләр.
Апас районы Дәвеш авылында яздырып алдым дип исемдә калган. Берәү бензовозда эшләгән. Кайтып барганда авариягә очраган. Авариягә очрар алдыннан, ничәдер секунд кала, ап-ак киемле бер бабай басып торган. Шул бабайны күргән дә, тормозга баскан. Барыбер ул бензовозы белән юл читенә төшеп әйләнгән. Алданрак туктамаган булса, машиналар өеменә килеп бәреләсе булган икән. Теге «ак бабай» юкка чыккан. Шушы хәл турында бензовоз йөртүчесенең апасы сөйләде. Бензовозында тулы бензин булган. Ир-ат исән калган һәм янмаган. Бернинди янгын да булмаган. «Мине ниндидер секундлар эчендә авариядән саклап калды» — дип, шул куркуыннан, исән калуыннан, стресстан «шикәр авыруым барлыкка килде», - дип сөйләгән. Шундый хәлләр дә бар.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Балтач районының Салавыч авылына җитәрәк изге чишмә бар. Ул бик яхшы чишмә һәм аны Хозыр Ильяс белән бәйлиләр. Йөз елга якын ул чишмәне бер нәсел карап тора. Аларның бабалары болыннан печән чабып кайтып килә икән. Каршысына ап-ак киемле бабай чыккан. «Менә бу төштә бер чишмә бар, чыга алмый. Аны ачсаң, нәселең белән карап торсаң, нәселегез гел рәхәттә, бәрәкәттә яшәр» — дигән. Шуннан соң ул чишмәне ачканнар, тапканнар.
Аннары колхозлар чоры башланган. Берзаман берсе шушы чишмә янында баласының пычранган киемнәрен чайкаган. Чишмә корыган. Бездә суны пычратырга ярамый. Шуннан соң кайдадыр бер ике километр тирәсе икенче җирдә шушы чишмәне тапканнар. Бу хәл әкият кебек, ләкин шуңа ышанып яшиләр. «Бөек Ватан сугышында Балтач районы Салавыч авылыннан киткән кешеләр - иң аз үлгән кешеләр», - диләр. Салавычта бервакытта да янгын булмаган. «Хозыр Ильяс бәрәкәте», - дип әйтәләр. Анда халык елга ничә тапкыр барып, әбиләр җыелышып, намаз укып кайталар.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Хозыр Ильясны «ислам дине персонажы» — дип әйтәләр, ләкин бик күп фольклорчы галимнәр аны борынгы төрки дөньяның мәҗүси персонажы дип исәпли. Андый песонажлар Кавказ халыкларында да бар, алар безнең белән шактый уртак.
«Шайтан – җен дә, пәри дә түгел»
Шайтанга исә аерым тукталырга кирәк. Шайтан бөтенләй башка: ул җен дә, пәри дә түгел. Нәкый ага Исәнбәт Әлмәт театры ачылган вакытта, анда Саттар исемле бер бик тә үзенчәлекле бер абзыйдан булган хәлне яздырып ала. Ул шайтан турында сөйләгән.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
«Поездда барасың. Шуннан синең янга иң яхшы киемнәрдән киенгән, матур ир-ат килеп керә. Аның галстугы да мода журналларында гына була. Ул шундый җор телле, рәхәтләнеп синең белән сөйләшә. Бер заманны бик матур сумкасыннан шешә чыгарып куя. Шайтан тәмәкене дә синеңчә тартмый. Артистларча! Син аңа кызыгып карап торасың, ләкин ул сине котырта, ымсындыра, кызыктыра, аңа бөтенләй табынып бетәсең. Берзаман ул синең бөтен нәрсәңне биләп ала», - ди.
Таң атканда уянып киткән теге абзый. Шайтан акчасын алып бетергән, чөнки кәрт уйнаганнар. Эчкәннәр. Бернәрсә дә калмаган. Чалбар белән күлмәк тә юк: шайтан алып чыгып киткән, ди. Менә сезгә «Мастер һәм Маргарита»дан бөтенләй яңа бер сюжет! Гаҗәп кызык бит инде.
Нәкый Исәнбәт шайтанның кеше янында ни дәрәҗәдә котырту мөмкинлекләрен ачып бирә. «Нинди гөнаһың бар иде синең?» — дип әйткәч тә, әбиләрнең сөйләгәннәре искә төшә: «И, кызым, шайтан һәрвакыт янда бит. Ничек котыртканын белмисең, ул гел янда», — дип әйтә иделәр. Менә хәзер аңладым.