Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җен кебек син!» – Буа театры җитәкчесе Раил Садриевка сокланганнар

news_top_970_100
«Җен кебек син!» – Буа театры җитәкчесе Раил Садриевка сокланганнар
Фото: "Татар-информ" архивы

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев, салкын суда коенып чыныккан кеше буларак, быелгы мул карның да файдасын күреп калырга тырыша. Видеода күренгәнчә, ул тәнен кар белән ышкый, яланаяк карда йөри.

«Җәмәгать! Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Бер карга чыгып басканнан берни булмый. Быел күпме кар! Бушлай! Дәваланыгыз!» – ди артист.

«Татар театрының мәңге туңмас, мәңге сынмас җитәкчесе, кыскасы, җен кебек син, Раил абый!»;

«Иң курыкканым – салкын, башны юрган эченнән генә чыгарып, Раилнең карда йөргәнен карадым. Ничек өшеми микән? Чыныгу ярдәмен бирәдер. Артист кешегә картаю ярамый, салкын прцедура тәнне картайтмый, диләр бит. Афәрин!»;

«Супермен»;

«Болай бар кеше дә эшли алмый», – дип шаккатучылар, шулай ук «салкын тияр» дип борчылучылар да үз фикерләрен калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100