Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җен кебек кылана". Элвин Грейны гаеплиләр - ул бала тууны пистолеттан атып бәйрәм иткән

Элвин Грейның дусты, коллегасы Илһам Утяшевнең улы туган. Шул уңайдан җырчы инстаграм аккаунтында видео урнаштырды.

news_top_970_100
"Җен кебек кылана". Элвин Грейны гаеплиләр - ул бала тууны пистолеттан атып бәйрәм иткән
Әмма егетләрнең сөенче алуы барысына да ошап бетмәгән. Чөнки видеода Элвин Грей травматик пистолеттан ата. 



Укучыларның бер өлеше яшь әтинең шатлыгын уртаклаша. Ләкин Радикның бу гамәлен хупламаучылар да бар. 

"Коточкыч! Корал! Поклонникларыгыз шаккаткандыр дип уйлыйм. Исерекләр һәм корал белән..."

  "Яңа мода чыгарырга кирәкми... Сездән соң бәйрәм саен һәр почмакта ата башласалар. Тилеләр җитәрлек!"

"Радик, бәйрәм икәне аңлашыла. Бәйрәм итегез, эчегез, күңел ачыгыз. Ләкин кайбер мизгелләрне кертергә кирәкми. Бер дә матур күренеш түгел!
 
"Коточкыч! Радик, синең бу комментарийларның укымаганыңны беләм. Ләкин, синең якыннарыңның берәрсе укыр һәм болай эшләргә ярамаганын сиңа әйтер. Синең фанатларыңның яртысы - яшүсмерләр, син аларга нинди үрнәк күрсәтәсең? Ярый, исерек, бәби тәпие "юасыз", ләкин ни өчен корал? Син полигонда түгел бит һавага атарга, әле патроннары да буш түгел бугай..."

Әлеге видеоны республика прокуратурасына җибәрергә кирәк дип язучы да бар: "Бу видеоны республика прокуратурасына җибәрергә кирәк. Шушындый башсызлар аркасында, кешеләр үлә дә инде". 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100